news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында елның иң яхшы сыйныф җитәкчесен ачыкладылар

Беренче урынны Федоровское мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Бутрова яулады.

(Кайбыч, 14 февраль, "Татар-информ", “Кайбыч таннары”, Илүзә Сафина). Кайбыч районында мәктәптән тыш эшләр үзәгендә елның иң яхшы сыйныф җитәкчесен ачыкладылар, дип яза районның “Кайбыч таннары” газетасы.

“Ел укытучысы” бәйгесе кысаларында узган бу чараның максаты – мәгариф системасында тәрбия эшен камилләштерү һәм педагогик тәрбия бирү мәйданын киңәйтү. Анда Олы Кайбыч, Олы Урсак, Хуҗа Хәсән, Федоровское, Иске Тәрбит, Олы Подберезье, Кече Мәме, Мөрәле, Колаңгы, Иске Чәчкаб, Ульянково, Борындык мәктәпләреннән 5-⁠11 сыйныфларның җитәкчеләре катнашты. 

Беренче этапта мөгаллимнәр үзләре белән таныштырып, презентация күрсәтсә, икенчесендә тәрбия эшчәнлеге буенча проект тәкъдим иттеләр. Сыйныфтагы педагогик тәрбиянең максаты укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә юнәлдерелгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым өлеш кертә. Аларның һәркайсының шул хезмәте бер юнәлешкә туплансын өчен гомуми үзәк – туплап торучы кирәк. Сыйныф җитәкчесенең, әнә шундый бер туплаучы, юнәлешләрне берләштерүче үзәк икәнен укытучылар үз мисалында дәлилләде.

"Мин Иске Тәрбит мәктәбендә инглиз телен укытам һәм 10 сыйныфны җитәклим. Әлбәттә, дулкынланам, чөнки бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Ул миңа тәҗрибә өстәр дип уйлыйм", – диде Татьяна Абульханова.

Колаңгы мәктәбе укытучысы Зилә Җиһаншина исә инде икенче тапкыр катнаша. "Былтыр без читтән торып катнашкан идек, ягъни конкурска килгән материалларны якламадык, ә быел инде презентация белән чыгыш ясыйбыз. Мәктәптә минем классым иң яхшылардан санала, уңышларыбыз да күп, төрле чараларда катнашып киләбез, шуңа күрә дә мине кабат бәйгегә тәкъдим иттеләр", – диде ул.

Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров, урынбасары Рамил Зиннәтуллин, методистлар Агния Шоркина һәм Ландыш Зиядиева, былтыр “Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең район туры җиңүчесе, хәзерге вакытта Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Елена Алексеева бәяләде. Беренче урынны Федоровское мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Бутрова яулады, Олы Подберезьедан физика укытучысы Наталья Николаева – икенче, Татьяна Абульханова өченче урында.

Җиңүче зона ярышында катнашачак, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100