news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында Донор көне узачак

Кайбыч районында “Россиянең мактаулы доноры” исемен йөртүче биш кеше, “СССРның мактаулы доноры” күкрәк билгесенә лаек булган ике кеше яши.

(Кайбыч, 5 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Донорлык шәфкатьлелек, чит кеше сәламәтлегенә битараф булмауны ачык чагылдыра. Авыру, бәлагә юлыккан кешегә яшәүгә өмет бүләк итү – бу бик гуманлы адым. Кан тапшыру кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итә, дип яза җирле басма.

Кайбыч районында “Россиянең мактаулы доноры” исемен йөртүче биш кеше, “СССРның мактаулы доноры” күкрәк билгесенә лаек булган ике кеше яши. Ул күп тапкырлар кан тапшырган донорларга бирелә.

 Бүгенге көндә медицинада авыруларның тормышын саклап калуда инновацион технологияләр, яңа буын препаратлар киң файдаланыла. Әмма, шулай булуга да карамастан, дәвалау учреждениеләрендә кан һәм аннан ясалган препаратлар киң кулланыла. Шуңа да донорларга ихтыяҗ зур. Безнең илдә донорлык хәрәкәте үсүгә дәүләт хакимияте органнары ярдәм күрсәтә. Дәүләт законнар нигезендә донорларга социаль ярдәм гарантияли. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәгеннән район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Гөлнара Сафиуллина исеменә җибәрелгән хатта да шул хакта әйтелә. Кайбыч районында Донор көне 9 августта үткәрелә. Табиблар кан бирер алдыннан җиңелчә иртәнге аш ашарга, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, тартмаска киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100