news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде

Сабан туенда катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев сәламләде.

(Кайбыч, 4 август, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Күңелле уеннар, спорт ярышлары, кызыктыргыч бүләкләр тулы бу матур бәйрәмне Кайбыч районы мөхтәсибәте үткәрде. Мәчетләрдә ике атна буе барган җәйге укуларны тәмамлаучылар өчен зур бүләк булды ул, дип яза җирле басма.

 – Быел җәй дәресләр унике мәхәлләдә – Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Борындык, Колаңгы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Бәрлебашы, Ябалак, Иске Чәчкаб, Чүтидә оештырылды. Аларда 160ка якын бала дин гыйлемен үзләштерде, – диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин. –Дәресләрне җирле имамнар, мәхәллә укытучылары алып барды һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән килгән дүрт шәкерт ярдәм итте. Эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, укулар тәмамлангач, ел да менә шундый матур бәйрәм үткәрәбез.

Сабантуйда катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев сәламләде.

– Нинди генә салкын җәй булмасын, балалар Сабан туе көнне табигать матур һава торышы белән сөендерә. Кызу булуга карамастан, актив рәвештә уеннарда катнашырсыз дип уйлыйм, – диде ул һәм укуларны алып баручыларга, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт тә әйтте.

Уеннарга старт бирелгәнче, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Данис Миңнеханов аһәңле итеп Коръән укыды.

– Мин үзем Мамадыш районыннан, мәдрәсәдән практика үтәргә Кайбычка җибәрделәр. Ике атна буе Түбән Кошман мәчетендә балаларга дин сабаклары укыттым, – диде ул. – Унлап шәкерткә яңа сүрәләр өйрәттем, ислам, иман, ихсан төшенчәләренә аңлатма бирдем. Дәресләрне төрле уеннар, мавыктыргыч конкурслар белән аралаштырырга тырыштым.

Мәйданда чүлмәк вату, күзне бәйләп бүләк кисү, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш, йөгерү, дартс, скакалкадан сикерү, турникта күтәрелү, кул көрәштерү һәм башка шундый берсеннән-⁠берсе күңелле уеннар үткәрелде, җиңүчеләр бүләк алды. Аркан тартышуда Колаңгы командасына тиңнәр булмады. Турникта күтәрелүдә беренчелекне Олы Урсактан Ранис Хәялиев алды. Скакалкадан сикерүдә иң чыдамы һәм җитезе Иске Чәчкабтан Алия Шәмсетдинова булды. Коръән уку бәйгесендә Олы Кайбычтан Зөләйха Хәмидуллина җиңү яулады. Башка конкурсларда җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

– Мәчеткә дин дәресләре алырга биш елдан артык йөрим. Быелгы җәйге укуларда яңа догалар һәм сүрәләр өйрәндек. Бүгенге бәйрәм бик күңелле узды, Сабантуй миңа да, дус кызларыма да бик ошады, – диде Иске Чәчкабтан Адилә Гаттарова.

Ахырдан шәкертләр дә, остазлары да, килгән кунаклар да тәмле пылаудан авыз итте, балалар карбыз белән дә сыйланды. Сабантуйны үткәрүдә Татарстан Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, мәгарифе һәм фәне фонды, шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиев, якташыбыз Рәшит Ярхәмов матди ярдәм күрсәткән. Анда катнашкан һәркем яктылык, җылылык һәм бәйрәм рухына күмелеп өйләренә таралышты, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100