news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында быелгы уңышны кабул итүгә әзерлекне тикшерделәр.

Комиссия әгъзалары Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе коллективы эшен югары бәяләде.

(Кайбыч, 1 июль, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Иген басулары әле үсеп кенә килүенә карамастан, комиссия үз эшен башлап җибәрде инде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Анатолий Никитин рәислегендәге комиссияне Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе директоры Илгиз Моглиев каршы алды. – Безнең предприятие барлыгы 60 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Аның 42 мең тоннасы элеваторга, 18 мең тоннасы складларга салына. Көн дәвамында өч мең тонна ашлык кабул итеп урнаштыра алабыз, – диде ул. –Хуҗалыклардан китерелгән иген башта лаборатор анализ үтә, аның дымлылыгы, чүплелеге, бөртекнең җилемсә күләме билгеләнә. Аннан соң, ашлыкны чистартып, киптереп, тиешенчә температура режимын саклап урнаштыралар. Бездә тырыш коллектив тупланган, эшче кадрлар тәҗрибәле. Матди-техник базабыз ныклы. Урып- җыю чорында эшләячәк вакытлы эшчеләр белән сөйләшү булды, урак чорында алар да коллективка килеп кушылачак.

Лаборатория мөдире Наҗия Сибгатуллина эшчәнлекләре, тиешле документация белән таныштырды. Комиссия әгъзалары элеваторның, складларның торышына, киптерү агрегатларының эшкә әзерлегенә бәя бирде. – Без Колаңгы элеваторына ел саен тыныч күңел белән киләбез. Чөнки биредә урак чорына зур җаваплылык белән әзерләнәләр. Коллективка рәхмәт, быел да үзләренең маркаларын төшермәделәр, зур эш башкарганнар. Бар җирдә тәртип, комиссия әгъзалары бер җирдә дә кимчелек тапмады, складлар чистартылып, дезинфекция ясалган, агрегатлар, киптерү җайланмалары төгәл эшли, – диде комиссия рәисе Анатолий Никитин. – Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе коллективы безнең системадагы иң тырыш коллективларның берсе. Җитәкче эшчеләр белән уртак тел табып эшли алганда гына шундый тәртипкә, чисталыкка ирешеп була ул, – дип сүзгә кушылды “Казаньзернопродукт” җәмгыяте генераль директоры Әнәс Гайнетдинов. “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” учреждениесенең сынау лабораториясе бүлеге белгече Татьяна Менликиева коллектив эшчәнлегенә уңай бәя бирде: – Лаборатория хезмәткәрләре белән элеваторны, барлык складларны карап, тикшереп чыктык,ләкин бер генә бөҗәк әсәре дә тапмадык. Димәк, ашлыкны бүгеннән ышанычлы рәвештә урнаштырырга мөмкин. Дезинфекция ясалган, кайбер складларда препарат исе әле дә җилләп бетмәгән. Бар җирдә дә тулы тәртип булган предприятиене беренче тапкыр күрәм. Әңгәмәбезгә «Казаньзернопрдукт» җәмгыяте вәкиле Ольга Игошина да кушылды: – Һәр елны диярлек комиссия составында районнарга, ашлык кабул итү предприятиеләренең әзерлеген карарга чыгабыз. Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесен ел саен беренче килүдә үк кабул итәбез. Минем практикада бер райондагы предприятиене кабул итәргә дүрт тапкыр барган очрак та булды.

Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек идарәсенең җитештерү, маркетинг бүлегенең өлкән белгече Илфат Шәрәфиев, Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе баш инженеры Рәис Газизов, техника һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы хезмәткәр Алмаз Ганиев та бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100