news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында Бөрлә елгасы ташып, берничә йортны су баскан

Йортларын су баскан тугыз кеше вакытлыча туганнарына күченгән.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Кайбыч районының Федоровское авылында берничә йортны су баскан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бөрлә елгасы ташып, Зеленая урамындагы өч торак йорт су эчендә калган. Биредә яшәүчеләр вакытлыча туганнарына күченгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Федоровское урта мәктәбендә 350 кешелек вакытлыча тору урыны әзерләгән. Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүгә 13 кеше җәлеп ителгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot