news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклыкка куелышын тикшерделәр

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, иң яхшы әзерлек «Дубрава» җәмгыятенең өченче филиалында дип табылды.

(Кайбыч, 26 ноябрь, "Татар-информ",  «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча төзелгән махсус комиссия Кайбыч районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтка әзерләү буенча үзара тикшерү уздырды. Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе дә читтә калмады, дип яза җирле басма.

“Татагрохим” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов рәислегендәге комиссия үз эшен Хуҗа Хәсән авылындагы машина-трактор паркыннан башлады. Комиссия эшендә “Ак Барс” холдинг компаниясендәге техник бүлекнең баш белгече Эдуард Хөсәенов та катнашты.

Ремонт барышы белән «Дубрава» җәмгыяте директоры Юрий Осипов таныштырды. – Бу филиалда тырмалар ремонтлау тулысынча төгәлләнде. Хәзер барлык филиалларда да культиваторлар, чәчкечләр ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Ремонтны декабрьдә төгәлләү бурычы куелды. Кыр эшләреннән бушаган техниканың күбесен кышкы саклыкка керттек. Терлекчелек тармагына хезмәт күрсәтүче техника гына саклыкка куелмаган. Кышкы чорда механизаторларның кайберләре терлекчелек тармагында эшли, чираттагы ялларын алучылар да бар. Механизаторлар белән алыштырып, кышын әнә шулай терлекчеләргә ял итү мөмкинлеге тудырабыз, – диде ул. Илдар Әфләтунов Кайбыч аграрийларының үзара тикшерүгә җаваплылык белән карауларын билгеләп узды. – Хәзерге вакытта төп максат – авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү. Бүгенгедәй кыйммәтчелек чорында булган техниканы сакчыл тоту – һәр хуҗалык җитәкчесенең, инженер, механизаторның мөһим бурычы.«Дубрава» җәмгыятенең барлык филиалларында да техникага сак караш сизелеп тора. Күпчелек техниканың ангарларда саклануы аларның хезмәт срогын күпкә арттыра. Барлык хуҗалыкларда да техникага шундый караш булсын иде. Эш шартлары да яхшы. Ремонт эшләре барышында, беренче чиратта, техника куркынычсызлыгы таләпләренә зур игътибар бирергә кирәк, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев әйтүенчә, районда тырмаларның яртысыннан артыгы ремонтланган. Чәчкечләр ГОСТ таләпләре буенча төзекләндерелә. Техника паркын яңарту буенча заявкалар җыела. Комиссия “Подберезье” хуҗалыгында ремонт эшләрен тизләтү бурычын куйды. Быел монда ике “Полесе” комбайны, ике “К-700” тракторы да кайтарылды. “Агрохимсервис” җәмгыятендә һәм “Яңа юл” хуҗалыгында да ремонт барышы белән таныштылар һәм уңай бәя бирделәр. Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча «Дубрава»ның өченче филиалына мөмкин булган 90 баллдан 84 балл куелды. Беренче-икенче филиаллар эше 81 балл белән бәяләнде. “Яңа юл” хуҗалыгына – 79, “Агрохимсерсис” җәмгыятенә – 73, “Подберезье” хуҗалыгына 68 балл куелды. Район буенча уртача балл – 77,7.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100