news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында арпа чәчә башлаганнар

18 апрельгә район буенча көзге культуралар 5500, күпьеллыклар 800 гектар мәйданда тукландырылган.

(Кайбыч, 20 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Апрель аеның җылы җилләре барлык басуларның бер вакытта өлгерүенә китерде. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларының барысында да язгы кыр эшләре кайный. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

18 апрельгә район буенча көзге культуралар 5500, күпьеллыклар 800 гектар мәйданда тукландырылган, күпьеллык үлән мәйданнары 2000, туңга сөрелгән басулар 6000 гектарда тырмаланган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров хәбәр иткәнчә, “Дубрава” агрофирмасы игенчеләре Колаңгы станциясе янындагы, халык телендә райком кыры дип йөртелүче басуда язгы культуралар чәчүгә кереште.

news_right_1
news_right_2
news_bot