news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында алты торак пунктны су басарга мөмкин

Су басу куркынычы Чүти, Турминское, Беляево, Борындык, Мәлки, Кушкүл авылларына яный.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Кайбыч районында алты торак пунктка су басу куркыныч яный. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген Буа, Кайбыч, Азнакай, Түбән Кама, Чаллы, Югары Ослан һәм Ютазы районнары янгын-коткару гарнизоннары оператив төркемнәре әйләнә-тирә вазгыятьне күзәтеп җәлеп ителгән.

Гөбенә, Бөрлә һәм Үрем елгалары Чүти, Турминское, Беляево, Борындык, Мәлки, шулай ук Кушкүл авылларын су басарга  мөмкин. Су басу куркыныч шулай ук тагын Федоровское авылының 30 йортына яный.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot