news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында алдынгылар слеты узды

«Салават күпере» спорт комплексында ике йөздән артык кешене -⁠ «Дубрава» җәмгыятенең терлекче-⁠механизаторларын, белгечләрен хөрмәтләделәр.

 (Кайбыч,  30 декабрь, "Татар-информ",  «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында алдынгылар слеты узды. «Салават күпере» спорт комплексында ике йөздән артык кешене -⁠ «Дубрава» җәмгыятенең терлекче-⁠механизаторларын, белгечләрен, тармак ветераннарын хөрмәтләделәр, дип яза җирле басма.

Әлеге слетка «Дубрава» җәмгыятенең өч филиалыннан да хезмәт алдынгылары җыелды. Бәйрәмчә бизәлгән залда, мул табыннар артында тантана кунаклары урын алган. Аларны танырлык та түгел, ир-⁠егетләр костюмнардан, хатын-⁠кызлар матур күлмәкләрдән, барысының да йөзендә елмаю. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ил табынын баетучыларга тынгысыз хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде. 

-⁠ Сез мактау һәм хөрмәткә лаек кешеләр, фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да ихлас рәхмәтемне белдерәм. Без берничә ел дәвамында 100 мең тонна ашлык җыеп алуны максат итеп куйдык, быел, ниһаять, моңа ирештек, -⁠ диде ул. -⁠ Республика буенча 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алуда да Кайбыч игенчеләренең өлеше зур. Хезмәт кешене бизи, тагын да күркәм итә. Киләсе елда да тырышып эшләрбез, яхшы күрсәткечләргә ирешербез, матур эшләр башкарырбыз дип ышанам.

Район башлыгы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырды. «Дубрава» җәмгыятенең икенче филиалы механизаторы, Победа авылында яшәүче Николай Кузенков – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булучыларның берсе. «Акрос» комбайнын иярләүче алдынгы игенче, быел, 1935 тонна ашлык суктырып, 100 мең сум күләмендәге премиягә дә лаек булды.

-⁠ Мәктәп елларыннан ук комбайнда инде мин. Әтием Петр да атаклы комбайнчы иде, сигезенче класста укыган чагында аның ярдәмчесе булып эшли башладым, -⁠ диде ул. -⁠ Шул вакыттан бирле, менә инде 40 елдан артык иген язмышын хәл итүдә үз өлешемне кертәм. Кышкы чорда фермада эшләсәм, җәен кыр корабын иярлим. Хезмәтемне бәяләгән җитәкчеләребезгә дә, хөкүмәтебезгә дә, бүгенге слетны оештыручыларга да зур рәхмәт.

Тантанада бәяләп бетергесез хезмәтләре белән дан казанган, олы тәҗрибәгә ия ветераннарны да хөрмәтләделәр. Быел лаеклы ялга чыгучылар да бүләк алды. Алар арасында Иске Тәрбит авылыннан Галина Митрофанова да бар иде.

-⁠ Тормыш иптәшем Михаил белән икебез дә фермада эшлибез. Ул бозаулар карый, мин сыер савам. Әлеге хезмәттә 32 ел инде, быел илле биш яшемне тутырдым. Шулай да эшемне дәвам итәм, чөнки яратып башкарам. -⁠ диде ул. -⁠ Ел саен алдынгылар слетында катнашам, быел да килергә насыйп булды. Рәхмәт, хезмәтебезне күрәләр, бәялиләр.
«Ак Барс» холдингы генераль директоры урынбасары Камил Галиев та, Кайбыч уңганнарын котлап, хезмәтләренә югары бәя бирде һәм бүләкләр тапшырды. «Дубрава» җәмгыяте директоры Юрий Осипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, филиал управляющийлары кулыннан бүләк алучылар да күп булды.

Казаннан килгән артистларның җыр-⁠биюләре слетта катнашучыларга бәйрәм бүләге булды. Алдынгыларның барысы да тантанадан тәм-⁠том тутырылган пакетлар белән кайтып китте, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100