news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында алдынгы комбайнчылар бүләкләнде

Рәхмәт хатына, күчмә вымпелга һәм күчтәнәчләр тутырылган пакетларга биш комбайнчы лаек булды.

(Кайбыч, 19 август, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Күркәм традиция буенча, бу атнада Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, «Дубрава» җәмгыяте директоры Юрий Осипов, кырларга барып, алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр, дип яза район газетасы.

“Тырыш хезмәтегез комбайнчылар өчен үрнәк булып тора. Сез – уңган игенче һәм үз эшегезнең остасы” дигән рухландыргыч сүзләр язылган Рәхмәт хатына, күчмә вымпелга һәм күчтәнәчләр тутырылган пакетларга биш комбайнчы лаек булды. Алар “Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалыннан Айрат Сафиуллин, өченче филиалдан Альберт Лазерев, Харис Хәбибуллин, “Подберезье” агрофирмасыннан Дмитрий Герасимов, “Яңа юл” хуҗалыгыннан Руслан Тимершин. Альберт Рәхмәтуллин барлык алдынгыларга да зур тырышлыклары нәтиҗәсендә ирешкән позицияләрен саклап калуларын, республикабызның иң яхшы ике йөз комбайнчысы рәтенә аларның да керүләрен һәм 100 мең сум премиягә лаек булуларын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100