Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районында 63 яшьлек ир-атны эзлиләр
Зур Подберезье авылы кешесе өеннән 10 октябрьдә үк чыгып киткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Кайбыч районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Зур Подберезье авылында яшәүче 63 яшьлек ир-атны эзләү белән мәшгуль. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.
Ир-ат 10 октябрьдә билгесез юнәлештә өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан.
Коткаручылар аны Зур Подберезье авылыннан алып Кече Подберезьегә кадәрге арадагы урман, болын һәм чокырларда, туганнары яшәгән урыннарда да эзләгән. Ир-ат әлегә кадәр табылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз