Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы журналистларына референдумны яктырткан өчен рәхмәт әйтелде
18 ноябрьдә тавыш бирү барышы хакында газета сайтыннан онлайн-режимда танышырга мөмкин иде.
(Кайбыч, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Кайбыч районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин референдумга әзерлекне һәм аның барышын оператив яктыртулары өчен редакция коллективына рәхмәтен белдерде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Кайбыч территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре исеменнән сезгә рәхмәтемне белдерәм. Референдум турында сайлаучыларыбыз иң элек нәкъ менә район газетасы аша белде.
18 ноябрьдә тавыш бирү барышы хакында газета сайтыннан онлайн-режимда танышып бардык, анда сайлау участокларыннан кайнар хәбәрләр куелды. Кайбычта референдумның оешкан төстә узуында сезнең дә өлешегез бар.
Журналистларга алга таба да уңышлар телибез. Каләмегез һәрвакыт үткен булсын. Киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип ышанабыз", - диелгән хатта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз