news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы үзәк хастаханәсенә Байкал аръягыннан табиблар килде

Алар - Казан дәүләт медицина университетының Президент программасы буенча сәламәтлек саклау өлкәсе өчен идарәче кадрлар әзерләү курслары тыңлаучылары.

(Кайбыч,  15 декабрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова). Кайбыч район үзәк сырхауханәсенә Байкал аръягыннан табиблар килде Алар - Казан дәүләт медицина университетының Президент программасы буенча сәламәтлек саклау өлкәсе өчен идарәче кадрлар әзерләү курслары тыңлаучылары. Әлеге төркем составында Президент программасы кураторы, КДМУ деканы урынбасары Динә Ефимова, Забайкалье өлкәсе баш табиблары Дугоржап Доржиев, Иван Логинов, Инна Лужанская, Юлия Дружинина, республика онкология диспансерының Әлмәт филиалы табибы Эльмира Сибгатуллина, Чистай шәһәренең икенче сырхауханәсе баш табибы Светлана Малагина бар иде, дип яза җирле басма.

Президент программасы тыңлаучыларының нәкъ менә Кайбыч сырхауханәсенә килүләре очраклы гына түгел. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина үзе дә күптән түгел генә КДМУ тыңлаучысы булды. Хәзер ул менеджер белгечлеге алу турындагы дипломга ия. Марттан алып ноябрьгә кадәр җитәкче «Сәламәтлек саклау өлкәсендә менеджмент» дип исемләнгән квалификацияне күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча белем бирүче факультетта укып кайтты.

Россия предприятиеләре өчен яшь җитәкчеләр әзерләүче Президент программасы 1997 елдан бирле тормышка ашырыла. Әлеге программаның максаты – идарә итүнең сыйфатын халыкара дәрәҗәгә җиткерү. – Казан дәүләт медицина университеты 2005 елдан бирле Россиядә Президент программасы кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсе өчен идарәче кадрларны әзерләүче бердәнбер югары уку йорты булып санала, – диде Гөлнара Сафиуллина.

– Әлеге уку йортында әйдәп баручы галимнәр, профессорлар һәм доцентлар икътисад, финанс, менеджмент һәм маркетинг, психология, кадрлар менеджменты һәм сәламәтлек саклауны оештыру юнәлешләре буенча белем бирә. Россия Федерациясенең әйдәп баручы коуч-тренинглары төп юнәлешләр буенча һөнәри бизнес-тренинглар үткәрә. Белем бирү үзенчәлекләренең берсе – тыңлаучыларның сәламәтлек саклау учреждениеләренә бизнес-визитлар белән баруы. Бу визит – экскурсия түгел, ул алып барылучы курс темасын өйрәнүнең аерым бер формасы. Әле күптән түгел генә тыңлауларда катнашкан кеше буларак, миннән үзебезнең сырхауханәдә КДМУның яңа төркем тыңлаучыларын кабул итүемне сорадылар. Без бик теләп ризалаштык, чөнки күрсәтерлек эшләребез бар. Район үзәк сырхауханәсендә, поликлиникаларда, барлык ФАПларда капиталь ремонт үткәрелгән. Үзәк сырхауханә үз йөзен тулысынча үзгәртте, яңа җиһазлар кайтты, кабул итү-диагностика бүлеге ачылды, медиклар һәм авырулар өчен барлык шартлар да тудырылган, районда сигез яңа ФАП төзелде. Делегация видеоролик күрсәтте, түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә булды. Кунаклар сырхауханә, андагы яңа диагностика-дәвалау җиһазлары белән танышты, Кече Кайбычтагы модульле фельдшер-акушерлык пунктында, «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар.

– Баш табиб Гөлнара Илдусовна һәм аның командасының безне җылы кабул итүе күңелләребездә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, – диде Динә Ефимова.

– Район үзәк сырхауханәсенең матди-техник базасы да, кадрлар белән тәэмин ителеше дә, һөнәри осталыгы да аерым игътибарга лаек. Түгәрәк өстәл артында узган сөйләшү барышында баш табиб район башлыгының сырхауханә тормышында актив катнашуын ассызыклаган иде, без моның шулай икәнлегенә үзебез дә инандык. Кайбыч үзәк сырхауханәсенең алга таба үсү өчен бөтен мөмкинлекләре һәм ресурслары бар. Коллективка уңышлар телибез. Районда 31 табиб һәм 118 урта медицина хезмәткәре, «Сәламәтлек» өстенлекле милли проект кысаларында эшчәнлек алып бара. Әлеге проект халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100