news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы яшүсмерләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар

14 яше тулган 11 яшүсмергә паспортны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кайбыч полициясендә миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин тапшырды.

(Кайбыч, 27 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Илүзә Сафина). Галия Кайбицкая исемендәге музейда “Татарстан музейлары язы” акциясе кысаларында “Мин – Татарстан баласы” дигән тантаналы чарада 14 яше тулган 11 яшүсмергә паспортны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кайбыч полициясендә миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин тапшырды, дип яза район газетасы.

Чарада “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина һәм озак еллар музей директоры булып эшләгән, район ветераннар Советын җитәкләгән Әлфия Закирова да катнашты. – Бүген сезнең тормышыгызда зур вакыйга, кулыгызга паспорт алдыгыз. Илебезнең, районыбызның лаеклы яшьләре булып калуыгызны телим. Бүгенге көн күңелегездә озак сакланыр әле, – диде Рәмис Хәялиев яшьләргә мөрәҗәгать итеп. – Һәр баланың мәктәп еллары хәтерендә уелып кала. Минем истә калганы ул – башта октябрятка, пионерга, аннан соң комсомолга кергән еллар. Комсомолга керү аеруча зур дәрәҗә һәм шатлык иде. Паспорт алу мизгеле хәтерегездә олыгайганчы сакланыр әле. Олы юлга аяк басканда һөнәр сайларга туры килер. Күңелегезгә якын һөнәрне сайлагыз, – диде Әлфия Закирова. Музей хезмәткәрләре паспортның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, фотолар күрсәтте. Чүтидән Динар Әхмәтшин белән Наил Бикбовка, Федоровскоедан Федор Вавилов, Адилә Миңнуллина, Олы Кайбычтан Лилия Галиуллина, Салават Гыйбадуллин, Мөрәледән Язилә Гыйләҗева, Кошманнан Адилә Гыйрфанова, Иске Тәрбиттән Николай Казаков, Мәлкидән Елена Прокопьева, Иске Чәчкабтан Рәсим Сибгатуллинга паспорт белән бергә бүләк тапшырылды. – Дусларымны, яшьтәшләремне әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм. Без, районның үсеп килүче яшь буыны, сынатмабыз, хокукларыбызны белеп үсәбез, – диде Динар.

Кайбычның талантлы йолдызы Гөлназ Гайнуллина аларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Балаларының шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре дә килгән иде. – Бүген сез кулыгызга мөһим документ алдыгыз. Аны күз карасыдай саклагыз, бердәм, дус булыгыз. Яхшы укып, тормышта зур үрләр ирешүегезне телим, – диде Адиләнең әтисе, әфганчылар Советы рәисе Фират. Миңнуллин. Рушания Лотфуллина шагыйрь Владимир Маяковскийның паспорт турындагы шигырен сөйләде һәм паспорт тышлыклары бүләк итте, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100