news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы "Яңа юл" хуҗалыгының ике комбайнчысы да алдынгылар сафында

Хуҗалыкның иген басулары 1070 гектарны тәшкил итә. Шуның яртысында эш башкарылды.

(Кайбыч, 1 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Кайбыч районы "Яңа юл" хуҗалыгының ике комбайнчысы да алдынгылар сафында. Ике дистә ел элек оешкан “Яңа юл” хуҗалыгы үз эшчәнлеген мөстәкыйль алып баручы хуҗалыкларның берсе. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә сынатмыйлар, дип яза җирле басма.

Шуңа күрә хезмәтчәннәре дә Шүширмә уңганнары дигән исемне лаеклы рәвештә горур йөртә.– Безнең хуҗалыкның иген басулары 1070 гектарны тәшкил итә. Шуның яртысында эш башкарылды. Бер гектардан 42 центнер уҗым бодае, 30 центнер арпа, 20,6 центнер борчак уңышы алдык. Әлеге культураларны суктырып бетердек, язгы бодай һәм солы җыеп аласыбыз бар. Бер гектардан уртача 34,5 центнер уңыш чыга, – диде хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин.

Биредә ару-талуны белми, ике комбайнчы – Руслан Тимершин белән Фәнис Бикбов эшли. Егетләр икесе дә район буенча алдынгылар сафында. Урак башыннан алып, Руслан, ярдәмчесе Илфат Хәмидуллин белән бергәләп, “Акрос” комбайнында 13630 центнер ашлык суктырган. “Енисей”ны иярләүче Фәнис исәбендә - 6680 центнер икмәк.

Руслан Тимершин комбайнда уналтынчы сезон эшли. Мәктәп елларыннан ук әтисе Рамил абыйның ярдәмчесе булып чыныгу алган һәм әлеге техникада эшләү тәҗрибәсен туплаган ул. Тимершиннар гаиләләре белән иген язмышын хәл итүдә үз өлешләрен кертә дисәм, бер дә ялгыш булмас. Русланның әтисе – хуҗалык җитәкчесе, әнисе Илсөяр апа – ындыр табагы мөдире. Бухгалтер булып эшләүче тормыш иптәше Ләйсән белән олы кызлары Лия да, буш вакытлары булуга, ындыр табагына хезмәткә ашыга. Колаңгыда үз гаиләсе белән яшәүче Рушан урак чорында йөк машинасына утыра. Әнә шулай, “Тырышлык уңыш китерер” дигән мәкальне девиз итеп яши һәм эшли бу гаилә.

Фәнис Бикбов та үсмер чагыннан ук техниканы үз иткән. “Яңа юл” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Рәмис Бикбовның бертуган энесе ул. Туган авылларында төпләнеп калып, күркәм хезмәтләре белән аны ямьләндереп яшәүче чын җир кешеләре алар!

–Абыем белән бергә язын бөртекле культуралар чәчәбез. Ә җәй көне комбайнга утырам. Башта “Дон” да эшләгән идем, хәзер “Енисей”ны иярлим. Комбайнчы исемен йөртә башлавыма тугыз ел булды, –диде Фәнис.

Авыл Руслан, Фәнис кебек уңганнарга таяна. Чын күңелдән рәхмәт сезгә, игенчеләр! Икмәк исе килгән кулларыгыз ару-талуны белмәсен, алда телгә алган яңгырлар сезгә киртә булмасын, комбайннарыгыз һәрвакыт төзек булсын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100