news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Ульянково авылы өлкәннәре кулыннан 1113 тонналап ашлык үткән

Алар ашлыкны чистартып, складларга урнаштыруда ярдәм итәләр.

(Кайбыч,  15 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская).Урып-җыю кампаниясе төгәләнде, шулай да ындыр табакларында эш дәвам итә әле. Ашлыкны чистартып, складларга урнаштырырга кирәк, дип яза җирле басма.

 Ульянково авылында бу эштә өлкән яшьтәге апалар активлык күрсәтә. Икмәкнең, басу-кырлардан кайткан һәр бөртек ашлыкның кадерен өлкәннәрдән дә ныграк белүче юктыр.

– Лаеклы ялдагы бу эш сөючән апалар ел саен ындыр табагына кайткан игенне урнаштырырга ярдәм итә, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова. – «Дубрава» агрофирмасының икенче филиалы җитәкчелеге аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтле. Авыл апалары кулыннан 1113 тонналап ашлык үтте, аларга филиал эшчесе Сергей Раньжов та ярдәм итте.

Елена Румянцева башлангыч класслар укытучысы булган, Нина Стерякова җирле ветераннар оешмасы белән җитәкчелек итә. Аларның иптәшләренә тагын да җаваплырак эшне ышанып йөкләгәннәр – Нина Чернова үлчәүче һәм склад мөдире, ә Зинаида Кирилова ындыр табагы мөдире. Алар бу ышанычны аклаган – һәр җирдә тәртип күзгә ташлана.
Барысы да үз эшенә җаваплы карый. Костер һәм борчакны орлыкка чистартканнар инде, хәзер элиталы бодайны эшкәртәләр. Кыскасы, киләсе ел уңышына быелдан ук үз өлешләрен кертәләр. Ә кичләрен ындыр табагында бюджет оешмалары хезмәткәрләре эшләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100