news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Ульянково авылы китапханәчесе үзенчәлекле акция игълан иткән

Евгения Стерякова авылдашлары арасында «Пластик шешә капкачлары да файда китерә» дип исемләнгән акция үткәрә.

(Кайбыч, 2 июнь,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбыч районы Ульянково авылы китапханәчесе Евгения Стерякова авылдашлары арасында "Пластик шешә капкачлары да файда китерә" дип исемләнгән акция үткәрә, дип яза җирле басма.

– Әлеге акция Испаниядә барлыкка килгән, – диде Евгения Олеговна, – нишләп әле безгә дә аңа кушылмаска дип уйладым да, үземә фикердәшләр дә таптым.

Зур пакет һәм тартма капкачлар белән тулган инде. Димәк, бу "чир" күпләргә йоккан. Без барында да авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова экология өчен куркыныч булган әнә шундый капкачларны китапханәгә бер пакет тутырып алып килде.

– Пластик шешә капкачларын җыеп, без табигатьнең чисталыгын кайгыртабыз һәм мохтаҗларга ярдәм итәбез. Ничек дисезме? Әлбәттә, инвалид балага арба алып бирерлек сумманы булдыру өчен кирәкле сигез тоннага якын пластикны җыя алмыйбыз (бу якынча дүрт миллион капкач, бер йөк машинасы дигән сүз). Шулай да бу игелекле эшкә әзме-күпме үзебездән файда кертәсебез килә. Пластик шешәләрне дә җыяр идек, аларны саклау өчен урын юк, – диде Евгения.

"Керпене коткарабыз" дигән икенче бер экологик акция дә биредә беренче елын гына үткәрелми. Аның кысаларында кулланылышта булган батарейкаларны җыялар.

Исегезгә төшерәбез, батарейкалар һәм пластикка туфракта таркалу өчен 100 елга якын вакыт кирәк. Уйланырга мәҗбүр итәрлек факт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100