news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы укытучылары VI Дөньякүләм #әдәбимарафон финалисты булды

Алар барысы да татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Кайбыч районы укытучылары VI Дөньякүләм #әдәбимарафон финалисты булды
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 10 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Лаеш шәһәрендә VI Дөньякүләм #әдәбимарафон финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан, Башкортостан Республикалары, Ижевск, Омск шәһәрләреннән килгән 300дән артык китап сөюче арасында кайбычлылар да бар иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар барысы да татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Иске Тәрбиттән Римма Васильева, Бәрлебашыннан Исламия Мусина һәм Кошман мәктәбе педагогы Флүзия Сәлахова.

Әдәби марафончыларны котларга бер төркем танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары – Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдулина-Морат, Нурания Җамали, Айгөл Әхмәтгалиева, Эльвира Сафина, Рифат Сәлах килгән.

"Китап укучылар марафоны 1 гыйнвардан башланды һәм 21 көн дәвам итте. Аның максаты – татарча китап уку гадәте булдыру", – диде Исламия Мусина.

Әдәби марафонда катнашу өчен укыган әсәрләрнең кызыклы, башкаларны җәлеп итәрлек өлешен марофон хэштеге, татарча шрифт белән хатасыз язып, Вконтактедагы шәхси битеңә урнаштырып барырга кирәк. Ничә китап уку мөһим түгел. 21 көн буе бер китап укысаң да ярый, иң мөһиме – китап укуны көндәлек гадәткә кертү. 

news_right_1
news_right_2
news_bot