news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы укучылары Лев Толстой иҗатын яратып өйрәнә

Быел Татарстанда игълан ителгән Лев Толстой елы уңаеннан район мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелә.

(Кайбыч, 14 апрель,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Быел Татарстанда игълан ителгән Лев Толстой елы уңаеннан Кайбыч районы мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелә.Олы Подберезье мәктәбендә дә, бөтен дөньяга мәгълүм классик әсәрләр иҗат иткән язучыга багышлап, бер төркем чаралар үткәрелде, дип яза җирле басма.

Китапханәче Светлана Устимова укучыларны Лев Толстой китаплары буенча үзе әзерләгән күргәзмә белән таныштырды. Ә игелек атнасында биредә «Эрудитлар» бәйгесе үткәргәннәр, анда 10-11 класс укучылары катнашкан. Мәктәптән хәбәр итүләренчә, алар, ике командага бүленеп, язучының тормыш юлы һәм әсәрләре буенча белемнәрен сынаган. Укучылар өйгә бирелгән биремгә – бөек рус классигының әсәрләреннән өзек әзерләүгә дә җитди караган. Яшь һәм чибәр Наташа Ростованы да, киң күңелле Пьер Безуховны да, Анна Каренинаны да бик тиз таныганнар. Мәктәптә класстан тыш уку дәресләре үткәрелә, экскурсия, эзләнү характерындагы эшләр һәм башка чаралар да планлаштырылган.

Җиденче класста белем алучы Алина Шебалова укучыларның уналтынчы республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан. «Лев Толстой турында шулкадәр күп мәгълүмат белдек, хәзер аның барлык әсәрләрен дә укып чыгасыбыз килә», – диде укучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100