news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы судында "Ришвәтчелеккә карата суд" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде

Суд утырышындагы барлык рольләрне дә укучылар үзләре башкарды.

Кайбыч районы судында "Ришвәтчелеккә карата суд" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 22 март,  "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Олы Кайбыч мәктәбенең унберенче сыйныф җитәкчесе Роза Насыйбуллина "Ришвәтчелеккә карата суд" дип исемләнгән класс сәгатен нәкъ менә суд залында алып барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Барысы да тиешенчә үтте: прокурор, гаепләнүче һәм аның адвокаты, коррупциягә каршы көрәш комитеты вәкилләре һәм шаһитлар үз урыннарын алды.

Шуннан соң һәр суд утырышы башында әйтелә торган сүзләр яңгырады: "басыгыз, суд килә".

– Ришвәтчелектә гаепләү турында эш тыңланыла ... – диде судья.

Залда тынлык урнашты. "Ришвәтчелек" кенә түгел, шаһитлар да үзләрен уңайсыз хис итте. Адвокатның сөйләме никадәр аңлаешлы һәм төгәл булмасын, ул гаепләнүчене аклый алмады.

Суд утырышындагы барлык рольләрне дә укучылар үзләре башкарды. Алар класс сәгате барышында ришвәтчелекнең тарихы белән дә танышты. Яшүсмерләр аның дәүләтләр формалашкан чорда ук барлыкка килүен белде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100