news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы Соравыл авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды

Бу авылда яшәүчеләр үзләрендә һәйкәл булдыру инициативасы белән чыга һәм моны тормышка ашыруны авыл җирлеге депутаты Геннадий Михайлов үз өстенә ала.

(Кайбыч, 26 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары" , Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Соравыл авылында зур вакыйга булды: Бөек Ватан сугышы елларында мәңгелеккә яу кырында ятып калган авылдашлары, туган якларына исән-сау кайтып, тыныч тормышта вафат булган якташларының исемнәрен мәңгеләштерү максатында яңа һәйкәл ачылды.

Тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында районда һәйкәлләр төзекләндерелде, яңалары сафка басты. Ул вакытта Иске Тәрбит авылында да яңа һәйкәл төзелде. Күрше Соравылда яшәүчеләр дә үзләрендә һәйкәл булдыру инициативасы белән чыга һәм моны тормышка ашыруны авыл җирлеге депутаты Геннадий Михайлов үз өстенә ала.Уртак тырышлык белән һәйкәл калкып чыкты. Аны ачу тантанасында Геннадий Вальтеровичка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot