news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы савымчысы Германиягә юллама откан

Багайдан Тамара Шулаева "Һөнәре буенча иң яхшысы" бәйгесендә җиңгән.

(Кайбыч, 24 ноябрь, Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). 16-17 ноябрьдә Казанда агросәнәгать комплексының 18-35 яшькә кадәрге хезмәтчәннәре арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип исемләнгән һөнәри осталык конкурсы узды.

Әлеге бәйге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан "Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә алтынчы елын оештырыла. Аның максаты – авылда эшләүче иң яхшы хезмәтчәннәрне ачыклау, аларга ярдәм итү, һөнәри осталыкларын үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең абруен күтәрү.

Бу бәйгедә Кайбыч яшьләре дә актив катнаша. Нәтиҗәдә, Тамара Шулаева "Машина белән сыер саву остасы" номинациясендә республика буенча беренче урынны яулады. Ә Татьяна Кабатьева "Бозау караучы иң яхшы терлекче" бәйгесендә өченче урынга чыкты.

Республика буенча беренче урынга чыккан Тамара Шулаева бу җиңүенә бик шат һәм ул аны көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсендә яулануын әйтә.

Җиңүчегә ун мең сумлык сертификат, диплом һәм җиңүче статуэткасы тапшырдылар. Шулай итеп, Кайбыч районы савымчысы киләсе елның декабрендә Германиягә барачак.

Татарстанда алтынчы елын үткәрелүче бәйгедә катнашу шартлары елдан-ел катлаулана бара. Быел анда республиканың төрле районнарыннан 300 кеше заявка биргән һәм шуларның 120 се бәйгедә катнашкан. Ул тугыз номинациядә узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100