news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы пенсионерлары республика спартакиадасында икенче урынны яулады

Алар Пенсионерлар спартакиаданың республика турында да үзләренең көчле булуларын күрсәтте.

(Кайбыч, 2 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы пенсионерлары республика спартакиадасында икенче урынны яулады, дип яза җирле басма.

Кайбыч пенсионерлары районда гына түгел, Пенсионерлар спартакиадасының республика турында да үзләренең көчле булуларын күрсәтте. Спортчылар Риза Нуруллин, Фаил Шаһивәлиев, Хәмит Гыйбадуллин, Николай Бугульминский, Дмитрий Иванов, Евгения Стерякова, Нина Стерякова, Кафия Тәхәбиева, Мария Ершова, Валентина Майданова, Татьяна Ибәтуллина анда уңышлы чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, алар 31 авыл районы командасы арасында мактаулы икенче урынны яулады һәм кубокка лаек булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot