Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы Олы Урсак авылында яшәүче Мәдинә Мәгъдиевага 90 яшь тулды
Туксан яшьлек юбилярны котларга Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да килгән иде.
(Кайбыч, 9 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Илүзә Сафина). Кайбыч районы Олы Урсак авылында гомер итүче Мәдинә Мәгъдиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте, дип яза район басмасы.
Гөрләвекләр ага башлаган апрельнең кояшлы бер көнендә Олы Урсак авылында гомер итүче Мәдинә Мәгъдиевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләкләрен башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина тапшырды.
– Мәдинә апа, сез тормышның бөтен авырлыкларын күреп, дәһшәтле сугыш елларын кичергән кеше.Туган якны якын итеп, үз җирегездә яшәп, йорт нигезе җылысын саклаучы ак әби дә әле сез. Тормыш ямен табып, балаларыгызның рәхәтен тоеп озын-озак еллар яшәгез дә яшәгез әле, – диде Эльвира Заһидуллина. Туксан яшьлек юбилярны котларга Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да килгән иде. – Бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Мәдинә апаны сабый чагымнан ук беләм. Әнием белән бергә үскән, күп еллар ахирәтләр булдылар. Акылы, сабыр, башкаларга үрнәк кеше сез, – диде ул. Күп балалы гаиләдә абыйсыннан соң туган Мәдинәгә балачактан тормышта күпне күрергә туры килгән: – Әткәем Габделһадины абый белән бергә сугышка 1941елда алдылар. Кечкенә энем Аяз шул елны туды. Кырлардан, болыннардан каз үләне, ат кузгалагы җыеп, шуны ашап үстек. Әнием кычыткан ашын бик тәмле пешерә иде. Тәме әле дә тел очымда тора кебек. Аллага шөкер, ачлык елында сыерыбыз бар иде, ул безне ачлыктан коткарды.Гаиләдә без алты бала үстек. Әнием Хубҗамал колхозда эшләде. Сеңлем белән энекәшләрем минем җаваплылыкка кала иде. Тормыш кешене һәрчак сыный, авырлыклар белән бергә җитәрлек сабырлык, көч тә өсти. Кайсылары җанны телеп үтсәләр дә, тормыш дәвам итә. Олы Кайбычка сигезенче класста укырга килүче кыз баланы эшкә алалар. Участок инспекторы булып алты елга якын эшли ул. Язмышы тагын кибетче, сөт җыючы һөнәрләре белән кисешә. – Ирем Мәлик белән бер авылдан идек. Ул Бөек Ватан сугышыннан кайткач, гаилә кордык. Бичарам мари урманнарында агач кискәндә гомере өзелде. Биш баламны җирләдем. Ходай андый ачы хәсрәтне беркемгә дә күрсәтмәсен.Каенанам белән бергә 25 ел тату яшәдем, – дип искә ала ул. – Яшьләрнең тормыш җилләренә бирешмичә яшәүләрен телим. Күк йөзебез һәрчак аяз булсын! Бер гасырга якын вакыт үтсә дә, йөрәк әле һаман унсигездә. Мәдинә апа җиде бала анасы. Бүгенге көндә аның җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар. Картлык шатлык түгел диләр, тик ул бәхетле картлык кичерә, чөнки яннарында иң якыннары – кызлары Алсу белән Гөлшат, кияүләре Рашат, Җамал, килене Гөлфия бар. Күршесе Рузия дә хәлләрен гел белешеп тора, туган көне белән котларга да кергән иде. – Әнием, бик көчле рухлы, сабыр кеше, тормыш йөген күп еллар үзе генә тартып, безне аякка бастырды. Ул минем өчен үрнәк. Авылны бик ярата, чишмә суын эчеп яши ул, – диде кече кызы Гөлшат. Районыбыз үсешенә, ТАССРның 100 еллыгына зур өлеш керткән шәхс ул. Чәчләренә чал кунган, тормыш сынауларыннан битенә җыерчыклар сибелгән ак яулыклы Мәдинә әби әле дә яшьләрне уздыра. Үз аягында йөри, хәтта кунакларны үзе каршы алды ул. Минем аның озын гомерле булуының серен бик тә беләсем килде. Сезгә дә ул серне ачам. Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр бит. Мәдинә апа 88 яшенә кадәр терлек асраган, тик торуны белмәгән. “Бакчам да бер дә буш тормады, яшелчә, бәрәңге үстердем” ди ул. Әле быел да бакчасында кайнашырга исәбе, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз