news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Урсак авылында күпфункцияле үзәк һәм балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды

Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров катнашты.

(Кайбыч,10 август, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары»,  Фирәдә Сайранова). Кайбыч районы Олы Урсак авылында күпфункцияле үзәк һәм балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды, дип яза җирле басма.

Олы Урсакка ямь биреп торучы күпфункцияле үзәк «Авыл клублары» дип исемләнгән дәүләт программасы буенча төзелгән. Аның өчен республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән. Төзүчеләр эшне гыйнвар аенда башлап җибәргән һәм ямьле җәйдә тәмамлаган да. Әлеге үзәк иске мәдәният йорты каршында сафка басты. Анда, элеккеге кебек, мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, почта урнашкан. Ә клубның иске бинасы 1887 елда мәчет һәм мәдрәсә өчен төзелгән булган.

Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров катнашты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек халкын чын күңелдән котлады һәм болай диде:

– Безнең республикада тормышка ашырылучы дәүләт программалары нигезендә районыбыз авылларында бик күп яңа объектлар сафка басты. Авыл халкына шундый уңайлы шартлар тудырганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, депутатларга тирән рәхмәтлебез. Чыннан да, сездәге элеккеге клубны мәдәният учагы дип әйтеп булмый иде инде. Чөнки ул райондагы иң иске биналарның берсе. Салкын кышларда җыелышлар вакытында өс киеменнән утырдылар. Хәзер әнә нинди матур бина калкып чыкты. Ул халкыбызга озак еллар буена хезмәт итсен! Биредә авыл халкы өчен төрле мәдәни чаралар еш уздырылсын дигән теләктә калам. Сезгә теннис һәм бильярд өстәленә сертификат бүләк итәм, авыл халкының ял сәгатьләре файдалы үтсен. Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре ел саен Яңа ел алдыннан берәр авылда һәм район үзәгендә концерт куя. Быел сезгә киләчәкбез, үзем дә шушы сәхнәдә җырларга вәгъдә итәм.

Альберт Илгизәрович районда барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларының төзекләндерелүе, тагын бер клуб төзергә кирәклеге, сигезенә ремонт таләп ителүе хакында да әйтеп узды. Район авылларында инде шактый еллар дәвамында төзелешләр алып баручы Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге коллективка тирән рәхмәтен белдерде.
Депутатлар Илдар Гыйльметдинов белән Илшат Гафуров та котлау сүзләренә кушылды. Аларның да теләкләре бер: миллионнарга төшереп төзелгән бу бина авыл халкының яраткан урынына әйләнсен, ишекләре һәрчак ачык булсын, төрле чаралар узсын. Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов та, бүләген тапшырып, теләкләрен җиткерде.

– Әлеге күпфункцияле үзәктә һәрвакыт иҗат рухы яшәсен. «Авыл клублары» дәүләт программасы буенча республикада 250дән артык мәдәният объекты сафка басты. Кайбыч районында мәдәниятне үстерүгә зур урын бирелә. «Түгәрәк уен», «Уйнагыз, гармуннар!» кебек республика чараларында да актив катнашасыз. Район мәдәният йортында да төрле бәйге-фестивальләр еш уза.

Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган ветеран-укытучы Фәһим Гыйниятуллин җитәкчеләргә эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде. Мәдәният йорты методисты Рузия Тимершина да хезмәт шартларының яхшыруына сөенә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100