news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Урсак авылында Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чаңгы ярышы узды

Авылны үстерү өчен зур эшләр башкарган Г.Зиннәтуллин истәлегенә ярышны аның уллары һәм оныклары район мәктәпләренең яшь спортчылары өчен үткәрде.

(Кайбыч, 8 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Олы Урсак авылында Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чаңгы ярышы узды. Шушы авылда туып-⁠үскән, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, авылны үстерү өчен зур эшләр башкарган Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә ярышны аның уллары һәм оныклары район мәктәпләренең яшь спортчылары өчен үткәрде, дип яза җирле басма.

Ярышта катнашучыларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. 

-⁠ Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә багышланган ярыш үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Спортның чаңгы төрен яратучыларга ел саен шундый бәйрәм оештырулары өчен шушы җирлекнең башлыгы Габбас Зиннәтуллинга, оныгы Маратка район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исемемнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Габделхәй аганың үзен күреп белмәсәм дә, аның хезмәт батырлыгы турында хәбәрдармын, бу хакта төбәгебез тарихына багышланган «Туган җирем – Кайбычым» китабында да язылган,-⁠ диде ул.

Ярыш барышында авыл җирлеге секретаре Фирая Хөснуллина, клуб методисты Рузия Тимершина һәм китапханәче Фәния Нуриева барлык спортчыларны кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлады. Кайбыч икмәк пешерү комбинатыннан Сабина Баһавиева ипи, камыр ризыклары белән сәүдә итсә, шофер Александр Егоров тәмле шашлык әзерләде. Бәйге 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында барды. Һәр командадан өч кыз, өч малай катнашты. Нәтиҗәдә, Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге Борындык мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Алар 2017 елгы ярышларда да күчмә кубокка ия булганнар иде. Олы Подберезье һәм Олы Урсак мәктәпләре командалары икенче-⁠өченче урыннарда.

-⁠ Олы Кайбычтагы Сабан туе мәйданында үткәрелгән чаңгы ярышларында җиңелрәк иде. Чөнки анда ярыш тигез урында, махсус эшләнгән чаңгы юлында бара. Биредә трасса катлаулырак, тау менәсе, төшәсе урыннары да бар. Шулай да, безнең команда сынатмады – беренче урынны яулады, -⁠ диде күп еллар дәвамында чаңгы буенча оста спортчылар әзерләгән физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов.

Ярышны оештыручылар призлы урыннарны яулаучы командаларга Мактау кәгазьләре, медальләр, акчалата бүләк, күчмә кубок әзерләгән. Бу ярышта катнашкан бер команда да, аларның тренерлары да бүләксез калмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100