news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Урсак авылында чаңгы ярышында Борындык командасы җиңүгә иреште

Ярыш колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, авылны үстерү өчен зур эшләр башкарган Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә багышланды.

(Кайбыч, 5 март ,"Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районының Олы Урсак авылында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Биредә мәктәп укучылары командалары катнашында шушы авылда туып үскән, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, авылны үстерү өчен зур эшләр башкарган Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чираттагы чаңгы ярышы үтте, дип яза җирле басма.

Ярышта катнашучыларны сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады, барлык командаларга уңышлар, исәнлек-саулык теләде.

Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә багышланган бәйге 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында барды. Бәйге барышында барлык спортчылар кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды. Кайбыч икмәк пешерү комбинаты ипи, камыр ризыклары, шашлык белән сату итте. Ярышта һәр командадан 3 кыз, өч малай катнашты. Нәтиҗәдә Борындык командасы җиңүгә иреште. Олы Подберезье һәм Олы Урсак мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарда.

Ярышны оештыручылар – Габделхәй аганың улы Габбас һәм оныгы Марат җиңүче һәм призлы урыннарны яулаучы командаларга мактау кәгазьләре, медальләр, акчалата бүләк әзерләгән. Бу яшырта катнашкан бер команда да, аларның тренерлары да бүләксез калмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100