news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Тәрбиттә Питрау уңаеннан мини-футбол турниры узды

Җиңүче һәм призер командаларга кубок, Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Кайбыч районы Олы Тәрбиттә Питрау уңаеннан мини-футбол турниры узды
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 15 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Питрау бәйрәме уңаеннан Чүти авыл җирлеге башлыгы туган авылы Олы Тәрбиттә мини-футбол оештырды. Бу ярышта төрле конфессия вәкилләрен үз эченә алган командалар катнашуы бәйрәмнәребезнең уртак, халкыбызның бердәмлеге турында сөйли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнирда Олы Тәрбит, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кыр Буасы һәм Байморза авыллары җыелма командалары катнашты.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Петр Тараканов, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева ярышта катнашучыларга җиңү теләде., Питрау бәйрәме белән котладылар.

Беренче уен Олы Кайбыч һәм Кыр Буасы- Байморза командалары арасында барды. Нәтиҗәдә, кайбычлылар 5: 0 исәбенә отты. Олы Тәрбит – Хуҗа Хәсән командалары арасында барган уен тәрбитлеләр файдасына 8: 0 исәбенә төгәлләнде. Хуҗа Хәсән белән Кыр Буасы- Байморза командалары уенында икенче команда 7:2 исәбенә җиңүгә иреште. Кайбычлылар Олы Тәрбит командасын 4: 2 исәбенә отты һәм турнирда беренче урынны яулады.

Турнирда икенче - өченче урыннар өчен Олы Тәрбит - Кыр Буасы- Байморза командалары уйнады. Нәтиҗәдә, тәрбитлеләр 4:0 исәбенә җиңүгә иреште. Шулай итеп, беренче мәртәбә оештырылган Питрау турнирында Олы Кайбыч командасы – беренче, Олы Тәрбит командасы – икенче, Кыр Буасы- Байморза җыелма командасы – өченче урынны яулады. Петр Тараканов җиңүче һәм призер командаларга кубок, Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре, акчалата бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100