news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында спорт мәйданчыгы кулланышка тапшырылды

Анда мини-⁠футбол, волейбол уйнарга, йөгерергә, физик күнегүләр дә ясарга була.

(Кайбыч, 10 июнь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында спорт мәйданчыгы кулланышка тапшырылды Спорт мәйданчыклары төзелеше программасы буенча сафка баскан бу мәйдан универсаль – анда мини-⁠футбол, волейбол уйнарга, йөгерергә, физик күнегүләр дә ясарга була, дип яза район газетасы.

Мәйданчыкны кулланылышка тапшыру тантанасында катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәрбитлеләргә иң җылы теләкләрен җиткерде һәм: – Республика программасы буенча төзелгән әлеге спорт корылмасы өчен без, иң беренче чиратта, Президентыбызга рәхмәтле булырга тиешбез. Әле кайчан гына сездә республика ярдәме белән модульле фельдшер-акушер­лык пункты ачылган иде. Башлангыч мәктәп, балалар бакчасы төзекләндерелде,  – диде ул. –Монда халык җир җимертеп эшли, күңелле итеп ял да итә белә. “Заман” җәмгыяте төзүчеләренә дә тирән рәхмәтемне белдерәм. Бу мәйданчык беркайчан да буш тормасын иде. Балалар да, интернеттан аерылып, буш вакытларын шушында, ачык һавада файдалы итеп үткәрсеннәр, сәламәтлекләрен ныгытсыннар. Зур спортка юл моннан башлана.

Соңыннан ул яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бүләккә алып килгән футбол тубына изге теләкләр белән имзасын куйды һәм яшьләр арасындагы футбол ярышын ачык дип белдерде, диелгән район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100