news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы Олы Подберезье мәктәбе бәйге лауреаты булды

“Ватан Геройлары” бәйгесенә 29 муниципаль районнан 55 эш тәкъдим ителгән.

(Кайбыч, 18 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Мәктәп укучыларының юл картасы нигезендә Идел буе федераль округы буенча “Ватан Геройлары” җәмәгать проектларына старт бирелгән иде. Аны тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев раслаган проект һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән мәктәп музейлары арасында бәйге оештырылды, дип яза җирле басма.

Бәйгегегә 29 муниципаль районнан 55 эш тәкъдим ителгән. 

Күптән түгел жюри бәйгенең җиңүчеләрен һәм лауреатларын игълан итте. Алар арасында районның Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкин исемендәге Олы Подберезье урта мәктәбе лауреат булып танылды. Проект җитәкчесе – Татьяна Малышева.

news_right_1
news_right_2
news_bot