news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Подберезье авылында табиблык амбулаториясе ачылды

Әлеге амбулатория республика программасы ярдәмендә сафка басты.

Кайбыч районы Олы Подберезье авылында табиблык амбулаториясе ачылды
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 10 гыйнвар,  "Татар-иинформ", "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Кайбыч районы Олы Подберезье авылында табиблык амбулаториясе файдалануга тапшырылды. Әлеге амбулатория республика программасы ярдәмендә сафка басты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа объектның тантаналы ачылышына авыл халкы җыелды, аларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм үзәк сырхауханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина да килде.

"Табиблык амбулаториясе модульле-блоклы объектлар төзү һәм аларны җиһазлау программасы ярдәмендә сафка басты. Әлеге Президент программасы халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә һәм персоналга уңайлы эш шартлары тудыруга юнәлдерелгән. 2018 ел тарихка матур эшләре белән кереп кала. Шунысы куандыра, 2019 елга яхшы күрсәткечләр белән аяк басабыз. Ул алдагы еллардан да яхшырак булсын иде", – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Кайбыч сырхауханәсенең поликлиника мөдире Газимагомед Магомедов авыл халкын әлеге истәлек ле вакыйга белән котлады, медицина хезмәткәрләренең эш шартлары яхшыруын әйтте, барысына да сәламәтлек теләде. Авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев та котлау сүзләрен җиткерде.

Тантаналы төстә кызыл тасманы кискәннән соң, барысы да бина эченә узды. Амбулаториядә табиблар өчен ике кабинет, прививка ясау, процедуралар үткәрү, стерильләштерү кабинетлары, хезмәткәрләр өчен бүлмә, санузел бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100