news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Подберезье авылында Сахаровлар хөкүмәт ярдәме белән мини-ферма төзегән

Бүген Сахаровларның сигез сыеры һәм дүрт бозавы бар.

(Кайбыч, 8 июль, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Республика җитәкчелеге алып барган сәясәт авыл халкына булышлык итүгә юнәлдерелгән. Моның өчен акча бүлеп бирүгә нигезләнгән берничә программа эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 2017 елда Кайбыч районындагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республикадан 22 миллион 500 сумлык ярдәм күрсәтелгән, 17 крестьян фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләренә 1 миллион 911 мең 649 сум бирелгән, дип яза җирле басма.

Без Олы Подберезьеда яшәүче әнә шундый гаиләләрнең берсендә булып кайттык. Шәһәр тибындагы зур йортның хуҗабикәсе, киң күңелле һәм аралашучан Наталья Сахарова, күпләп терлек асрый башлаганчы 16 ел Турминскийда хат ташучы булып эшләгән.Тормышларын тагын да җитеш итү өчен өстәмә шөгыль табу кирәк була. Шулай итеп, алар тормыш иптәше Владимир белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларын зурайтырга уйлыйлар. Сау-сәламәт, көч-куәтләре ташып торган, хезмәт яраткан Сахаровларга бу авыр булмый.

– Бергәләп киңәшләштек тә, малларны ишәйтергә, мини-ферма төзергә булдык, – диде Наталья Борисовна. – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән биш елга килешү төзедек. Аның нигезендә беренче елда терлекләр өчен торак төзергә тиеш идек. Бу шартны үтәдек. Шул ел дәвамында фермабызда терлекләр булдыру да таләп ителде.

Бүген Сахаровларның сигез сыеры һәм дүрт бозавы бар. Бер сыерлары тиздән бозауларга тиеш. Шуңа күрә ул бозаулар белән бергә фермада калган, ә калган маллар көтүдә иде.

Ике савым аппаратлары бар. Берсен үзләре сатып алган, икенчесе – программа буенча районнан бирелгән бүләк. Мини-ферма төзелеше өчен Владимир Геннадьевич программа нигезендә 200 мең сум акча алган. Дөрес, чыгымнар күбрәк булган анысы, шулай да хөкүмәттән бирелгән акчаны шактый зур ярдәм дип кабул иткәннәр. Хуҗалыклары зур, үзләренең терлек азыгын урып-җыю техникасы, йөк машинасы һәм ике МТЗ тракторлары бар. Юл төзү-ремонтлау участогындагы эшеннән китеп, шәхси ярдәмче хуҗалыкны сайлавы Владимирның уй-ниятләре җитди булуын дәлилли.

Мөгезле эре терлекләр өчен мини-ферма төзесәләр дә, Сахаровларның ишегалды бушап калмаган. Монда дуңгыз, кәҗә һәм тавыклары бар. Гаилә башлыгы умартачылык белән дә шөгыльләнә. Керемнәрен яңа эшне җәелдерүгә тоталар.

– Сөтне әлегә түбән бәядән тапшырабыз, ферма өчен күп көч түгәбез, – диде Надежда, – ләкин без киләчәккә өмет белән яшибез.

Авылның илне туендыруы турындагы фикергә кире кайтсак, Сахаровлар кебек уңган гаиләләрнең башка авылларда да булуын өстисе килә. Тыйнак, эш сөючән алар. Туып-үскән җирләрен яраталар, шәһәргә китмичә, әти-әниләре васыяте буенча шунда гомер итәләр, авылны яшәтәләр, буыннар чылбырын дәвам итәләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100