news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Олы Подберезье авылында Авыл көне үтте

Әлеге авылда рус халкы яшәвен исеме үк әйтеп торган Олы Подберезьега быел 467 ел тулды.

 (Кайбыч, 10 июнь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова). Кайбыч районы Олы Подберезье авылында Авыл көне үтте, дип яза җирле басма.

Әлеге авылда рус халкы яшәвен исеме үк әйтеп торган Олы Подберезьега быел 467 ел тулды. Чисталык һәм сафлык бөркелеп торган зифа каен образы белән биредә күп нәрсә бәйләнгән – «Березка» балалар бакчасы, “Березка” фольклор коллективы, «Подберезье» җәмгыяте. Бу авылда яшәүчеләр юкка гына әлеге образны үз итмәгәндер, чөнки каен ул Ватан һәм Россия символы да әле.

Олы Подберезьеда берничә ел рәттән үткәрелүче Авыл көне күркәм традициягә әверелде. Быелгы бәйрәмне Бөек Троицага багышладылар.Бу бәйрәм әлеге җирлектә туып-үскән кешеләрне ел саен бергә җыя. Авылга кайтып, туганнар, дуслар, классташлар һәм авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек ул. Әлеге бәйрәмгә алдан әзерләнеп, аны ел буе көтәләр. Авыл көне Олы Подберезье халкын берләштерә һәм аларны яңа эшләргә рухландыра. Ул яңа традицияләрне барлыкка китерә, авылның алга таба да яшәячәгенә ышанычны тагын да арттыра. Авыл көнен үткәрү традициясе — башкалар өчен дә үзләре яшәгән җирлектәге тормышны җанландырып җибәрү өчен матур үрнәк ул. Мәдәният йортында үткән тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, чакырылган кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, кунакларны сәламләп, бәйрәм белән котлады, тантананың төп спонсоры авылдашлары Петр Чекмарев икәнлеген әйтте. – Безнең авыл Гөбенә елгасы белән чиктәш авылдан 1550 елда барлыкка килгән. Екатерина патшабикә заманыннан 1861 елга кадәр Подберезье волосте 15 торак пунктны берләштергән. Монда беркайчан да алпавытлар булмаган, халык саны арткан. 1837 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, 333 хуҗалыкта 1193 ир-ат, 1308 хатын-кыз яшәгән, – диде Федор Чекмарев, авыл тарихына күз салып.– Бүген Олы Подберезье үсештә, биредә төзелешләр бара. Аның инфраструктурасы да күзгә күренеп үсә – мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде, чиркәү һәм сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзелде, үзара салым акчасына юллар ясалды, зират тирәләре әйләндереп алынды, елга үзәне чистартылды һәм башкалар эшләнде. Сүз бәйрәмне һәрвакыт авылдашлары янында үткәрүче Петр Чекмаревка бирелде. Авыл халкы, район җитәкчелеге тырышлыгы белән беррәттән, Олы Подберезьеның рухи яңарыш кичерүендә аның да роле зур булуын аңлыйдыр, мөгаен. – Авыл тарихын анда яшәүче кешеләр үзләре яза, – диде Петр Чекмарев, авылдашларын бәйрәм белән котлап. – Аның үсеше өчен һәр кеше үзеннән өлеш кертергә тиеш. Даими рәвештә Мәскәүдән шалтыратып, чәчү кампаниясенең барышы белән кызыксынып тордым. Туган җиребездәге фидакарь хезмәтләре өчен игенчеләребезгә зур рәхмәт! Авылыбызда уңайлы яшәү шартлары тудырылган. Болар барысы да Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгы ярдәме белән эшләнә. Мин дә хәлдән килгәнчә авылдашларыма ярдәм итәргә тырышам. Ул яшьләргә, авылда яшәп һәм эшләп, туган нигезләрендә яңа йортлар җиткереп, балалар үстерүләрен теләде. – Бөек бәйрәм – Изге Троица алдыннан без ел саен шушы мул, кунакчыл төбәктә очрашабыз. Әлеге бәйрәм белән котлыйм, тырыш хезмәтләре өчен игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтәм, — диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. —Соңгы ике елда күп эшләр башкарылды. Кырларыбызда техника күп. Без барыбыз да бергәләп быел рекордлы уңыш – йөз мең тонна ашлык үстерергә өметләнәбез. «Подберезье» хуҗалыгы үз өлешен кертергә – ун мең тоннага якын икмәк җыеп алырга тиеш. Сезгә исәнлек-саулык, уңышлар һәм иминлек телим. Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары Александр Симоновка, Лариса Чекмаревага һәм Борис Устимовка Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм уңаеннан авыл халкы көче белән матур концерт әзерләгәннәр. Алып баручылар – Олы Подберезье мәктәбе укытучылары — Ксения Елисеева һәм Виталий Аверьянов — сәхнәгә әлеге җирлектә яшәүче талантларны чакырды. Алар бик күп иде. «Березка» рус фольклор ансамбле Петр Чекмаревның спонсорлык ярдәме белән тектерелгән яңа күлмәкләрдән чыгыш ясады. Залда «Подберезье» һәм «Родина» агрофирмалары хезмәтчәннәре күп иде. Җитештерү алдынгылары, төркем-төркем булып, мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде. «Подберезье» агрофирмасы директоры Иван Чекмарев һәм башкарма директор Александр Катков, язгы чәчү кампаниясенең уңышлы тәмамлануы белән котлап, механизаторларга, терлекчеләргә, чәчүчеләргә, ындыр табагы һәм ремонтлау остаханәсендә эшләүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы җирле үзешчән сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барды. Надежда Корсакова, Наталья Быкова һәм Ирина Михеева аһәңле тавышлары белән шатландырды, тамашачылар гөрләтеп кул чапты, залдан “Афәрин!” дип кычкырдылар.

Бик сирәк җирдә генә авыл җирлеге башлыгы үзе җырлыйдыр, мөгаен. Ә Федор Александрович бер җыр башкару белән генә чикләнмәде. Аның оныгы Андрей да чыгыш ясады. Анастасия Дружинина шулкадәр җиңел биеде, хәтта башкаларның да аңа кушыласы килде.

Бәйрәм күңелле үтте, аны оештыручылар тырышканнар. Матур традицияләр дәвамлы булсын иде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100