news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Мордовиянең Ләмбрә районындагы Сабантуйда Татарстанны тәкъдим итте

Бу республикада 50 меңгә якын татар башка милләт вәкилләре белән бергә дус-тату гомер кичерә, шуның 13 меңе Ләмбрәдә яши.

(Кайбыч, 30 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Бу Мордовия республикасында 50 меңгә якын татар башка милләт вәкилләре белән бергә дус-тату гомер кичерә, шуның 13 меңе Ләмбрәдә яши. Биредә ундүртенче тапкыр үткәрелүче чара республика күләмендәге милли-фольклор бәйрәме буларак уза. Татарстан исеменнән килгән кайбычлыларны биредә яратып калганнар, быел да кунакчыл каршы алдылар. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы сайты хәбәр итә.

 Сабантуйның котлаулар өлеше башланып киткәнче рәсми затлар – Мордовия Республикасының Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстанда социаль-икътисади мониторинг буенча комитет җитәкчесе Валерий Кандилов, Ләмбрә районы башлыгы Шамил Давыдов, Мордовиянең «Якташлар» төбәк милли-мәдәни татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Аширов һәм башка җитәкчеләр декоратив-гамәли эшләр күргәзмәләрен үз эченә алган «Сабантуй осталары шәһәрчеге»н карады. Төрле милләт вәкилләренең яшәешен чагылдырган кунакчыл йортларда булдылар. Татарларның «Туган авылым», мордваларның «Велень кудо», русларның «Деревенька», украиннарның «Хуторок» дип исемләнгән өйләрендә җыр-бию ләр белән каршы алдылар, төрле конфессия вәкилләре бер-берсенең яшәү рәвеше, мәдәнияте, йолалары белән танышты, милли ризыкларыннан авыз итте. Ләмбрә районындагы Лопатино хуторында украин нар яши икән. Халык лар дуслыгын тагын да ныгытучы да әле ул Сабантуй! Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина җитәкчелегендә бизәлгән татар йорты яныннан кеше бер дә өзелмәде. Авылның аш-су осталары пешергән гөбәдия, юка һәм башка тәм-томнан табыннар сыгылып тора. Владимир Чибиркинның милли ризыгыбыз – кортны беренче генә тапкыр авыз итүе икән. Кошман мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллиннан Мордовия телевидениесе журналистлары интервью да алды.

Сабантуеның төп өлеше халыклар дуслыгын чагылдырган парадтан, төрле милләт вәкилләренең кулга-кул тотынышып мәйданда җырлап әйләнүеннән башланып китте. Дөнья чемпионатына Колумбия, Иран, Франциядән, башка чит илләрдән килгән вәкилләр дә бар иде кунаклар арасында. Мордовиянең Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин чыгышын татар, мари, рус телләрендә сәламләүдән башлап җибәрде.

– Сабантуй – безне туендыручы Җир-Анабызга дан җырлау, игенчеләрне хөрмәтләү бәйрәме ул. Шуңа да бу бәйрәм асылын югалт мый, чөнки барлык уңышларыбыз, матур киләчәккә өметләребез нәкъ хезмәт кешесенә бәйле.Респуб ликада 119 төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Сабантуй бөтен Россиянең чәчәк атуына китерсен. Ул Дөнья чемпионаты көннәрендә уза, безнең Мордовия турында бөтен планетадан миллионнарча кеше белде. Безгә Япония принцессасы Хисако Такамадо да килде һәм республикабызга сокланып китте, – диде ул.

Мәгълүм булганча, принцесса Япониядәге футбол ассоциациясенең мактаулы рәисе. Мордовиягә килүенең максаты да – Япония җыелма командасының Колумбия футболчылары белән уенын карау, аларга көч биреп тору. Бу матч 20 июньдә узган.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде.

– Татарстан белән Мордовия арасындагы дуслык мәңгелек булсын, –диде ул. –Монда яшәүче татарлар телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап, матур гомер кичерә. Иген кырларыгызда икмәк күк рәп уңсын, уңдырышлы еллар килсен, – диде ул татар иленнән алып килгән бүләкләрен тапшырып.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендәге үзешчәннәр чыгышын, эшләүче яшьләр биюләрен алкышларга күмделәр. Кайбычлылар белән бергә барган эстрада җырчысы Илшат Вәлиевны яратып тыңладылар. Безнекеләр оештырган халык уеннарында быел активрак катнаштылар.

– Милли көрәштә Кече Мәмедән Владимир Токсаров быел кулын авырттыр ды. Әмма шул авырткан кулы белән дә көрәшүен дәвам итте әле ул. Финалда көрәшергә медиклар рөхсәт итмәде, – диде яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.

Ләмбрә Сабантуенда иң күзгә ташланганы- хәмернең бөтенләй сатылмавы. Чисталыкка да зур игътибар бирәләр – мәйданда күренгән чүп-чарны махсус җыеп йөрүчеләре бар. Бәйрәм хатирәләре күңелдә озак сакланыр әле, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100