news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Морат авылы кызы Россия чемпионы булды

Ул Көньяк Сахалинда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионатында катнашты.

(Кайбыч, 18 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). «Яшь профессионаллар» чемпионатында илебез данын Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 700дән артык талантлы яшь белгеч яклады. Ярышлар 63 компетенция буенча узды. Татарстан җыелма командасында 58 кеше катнашты, алар арасында Кайбычтан Вероника да бар, дип яза җирле басма.

Дүрт көн буе дәвам иткән чемпионат иң яхшыларын ачыкларга ярдәм итә. Шуңа күрә ярышлар киеренке узган. Вероника Салатова ярышкан «Визуаль мерчендайзер» компетенциясендә аннан тыш тагын дүрт катнашучы – Новокузнецк, Мәскәү, Екатеринбург һәм Самара вәкилләре була. Көндәшләр саны аз, алар көчле.

Нәрсә соң ул «Визуаль мерчендайзер»? Ул – кибет витриналарын, киштәләрне сатып алучыга уңайлы булсын өчен матурлап бизәү. Килешәсездер, өйдә хәтта гадәти төшке аш вакытында да өстәлдәге савыт-сабаны матур итеп тезәсе килә. Ә сатып алучыны җәлеп итү өчен тырышырга гына түгел, профессионал булырга кирәк. Мондый сәләт Вероникага да бирелгән, ул Казан шәһәрендә мерчендайзер булып эшли.


Барысыннан да бигрәк, 19 яшьлек Вероника өчен Морат авылындагы гаиләсе җан аткан.

– Кызым кечкенәдән рәсем ясарга һәм дизайн белән шөгыльләнергә яратты. Аның техникумда укыган чагында Казанда үткән WorldSkills чемпионатында катнашканы бар иде инде. Ләкин анда призлы урыннарны яуламады. Соңрак, Чиләбедә чыгыш ясап, беренче урынга лаек булды, – диде әнисе Марина Иосифовна.


Верониканың тренеры Вероника Сафина кул астында чемпионатка ныклап әзерләнгән. Республика җыелмасына эләгү өчен күп көч куйган. Аңа уңыш озак вакытка сузылган күнегүләр, экспериментлар, теоретик белемнәрне үзләштерү бәрабәренә бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100