news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы механизаторы Россия күләмендәге бүләккә лаек булды

Фәйзулла Лотфуллин “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган.

(Кайбыч, 2 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы механизаторы Россия күләмендәге бүләккә лаек булды. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Морза Бәрлебашы авылында яшәүче эшсөярләрнең берсе – быелгы Сабан туенда “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган Фәйзулла Лотфуллин язмышын туган ягы белән бәйләвенә бер дә үкенми. 1980 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә төзүчеләр батальонында ике ел хезмәт итә дә, авылына әйләнеп кайта. Ир-егет өчен менә дигән һөнәр сайлый: училищеда укып, тракторчы-машинист таныклыгы алып чыга. Хезмәт юлын “МТЗ-50” тракторында механизатор буларак башлап җибәрә, соңгы елларда “МТЗ- 82” тракторын иярли.

– Озак еллар буена шофер булып эшләгән әтием янында кечкенәдән техника тирәсендә кайнашып үстем. Без, дүрт баланы, балачактан эшкә өйрәтеп үстерделәр. Үзләре көн-төн колхоз эшендә булды, өйдә бакчада эшләү, терлек карау күбрәк безнең җилкәгә төште. Шуңа да бер эштән дә курыкмыйча үстек, – ди Фәйзулла Лотфуллин.

Ул үз эшенең остасы, күрсәткечләре дә яхшы. Россия дәрәҗәсендәге бүләк тә хезмәттәге уңышлары өчен бирелде аңа. Корыч атында 2015 елда 1362 эталон гектарда эш башкарган булса, былтыр аны 2374 гектарга җиткергән. Иртә яздан кыр эшләрендә, җәен терлек азыгы хәзерләүдә, урып җыюда актив катнаша. Үз хезмәтен яратып башкара ул, шулай булмаса, аңа 34 елдан артык тугры булып калыр идеме икән!? Шул елларда туплаган бай тәҗрибәсен яшьләр белән дә уртаклаша, кирәк вакытта аларга киңәшләрен бирә, ярдәм кулы суза.

Район башлыгының, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазьләре дә берничә аның. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының да Рәхмәт хаты бар.

– Фәйзулла абый чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Нинди генә эшкә кушсаң да, бернинди карусыз, тиешле вакытка төгәл итеп башкара. Аның кебек механизаторлар күбрәк булсын иде, – диде бүлек управляющие Раил Галиев та аны мактап.

Гаиләсендә дә үрнәк ул. Тормыш иптәше Гөлнур белән өч егет үстергәннәр. Олы уллары Марсель Ульянковода участок ветеринария табибы. Игезәк уллары Ленар белән Динар әтиләре һөнәрен сайлаган, Казан шәһәрендәге заводларның берсендә тракторда эшлиләр. Лотфуллиннарның хәзер биш оныклары бар. Хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып яшиләр алар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100