news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы механизаторы республика алдынгылар исемлегенә кергән

Владимир Краснов “Ягуар” комбайнында үзенең алмашчысы Алексей Романов белән бу сезонда 20 мең тоннага якын яшел масса урган.

(Кайбыч,  24 август, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”,Мингазиз Сөнгатуллин). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында терлек азыгы әзерләүдә иң югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләрнең исемлегендә Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Владимир Краснов та бар, дип яза җирле басма.

Туган ягы кырларын инде егерме елдан артык иңләүче Владимир Краснов “Ягуар” комбайнында үзенең алмашчысы Алексей Романов белән бу сезонда 20 мең тоннага якын яшел масса урган.

Красновларның җиде балалы гаиләсендә туган Владимир гомер буе механизатор булып эшләгән әтисе Григорий Васильевичның данлы һөнәрен уңышлы дәвам итә. Мәктәп елларында ук техника янында кайнашып үскән ул. Үсмер чагында, «СК-5» комбайнчысы Виктор Сулагаевның ярдәмчесе булып эшләп, чыныгу алган. Алты ел бергә эшләгәннәр. Чувашиядә тракторчы-машинист курсларында укып кайтканнан соң, 1996-2010 елларда “СК-5” комбайнын иярләгән, соңгы ун елда “Ягуар” терлек азыгы урып-җыю комбайнында эшли.

– Авылда туып-үскәч, малай чактан ук җирдә эшләгәч, бәхет эзләп читкә китәсе килмәде. Әтием эшен дәвам итәргә булдым. Яз-көз айларында механизатор булып эшләсәм, кышын һөнәремне алыштырам – фермага слесарь булып киләм, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100