news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы Малалла авылында терлекләрнең котыру чире буенча карантин бетерелгән

Малларда авыруның соңгы очрагы ачыкланганга ике ай вакыт үткән.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Кайбыч районы Малалла авылында элегрәк терлекләрнең котыру чире белән авыруы сәбәпле кертелгән карантин бетерелгән. Тиешле боерыкка бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Карантин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән быелның 22 маенда кертелгән иде. Ул терлек авыруның соңгы очрагы ачыкланганга ике ай вакыт үтү һәм эпизоотиягә каршы һәм профилактик чаралар күрелү сәбәпле бетерелгән.

Документ үз көченә имзаланган көннән керә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot