news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Мөрәле мәктәбе укытучысы “ТАТМЕДИА”нең кызыксындыру бүләгенә лаек булды

Августның 18ендә “ТАТМЕДИА”да “Абунә өчен телевизор” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр.

(Кайбыч, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы Мөрәле мәктәбе укытучысы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең кызыксындыру бүләгенә лаек булды, дип яза җирле басма.

Газета-журналлар укудан тәм табып яшәүчеләр арабызда шактый әле. Югыйсә, күп мәгълүматны интернеттан да табып була, әмма безнең даими абунәчеләребез үзләре яраткан матбугатка тугры кала, өйләренә бер кочак газета алдыра. Дөрес эшлиләр, укыган кеше күп белә, хәзерге үзгәрүчән заманда мәгълүматсыз яшәве авыр. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте карамагындагы матбугатка да халык күпләп языла, ул үткәргән акцияләрдә бүләкләр дә ота. “Абунә өчен телевизор” бәйгесе һәр яртыеллык саен игълан ителә һәм анда кайбычлылар да газета-журналларга язылган квитанцияләрен җибәрә.

Августның 18ендә “ТАТМЕДИА”да “Абунә өчен телевизор” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр. Оештыручылар алдан вәгъдә иткәнчә, акциядә катнашкан 150 абунәче арасында өч фотоаппарат, 15 юрган, 45 бүләк җыелмасы һәм телевизор уйнатылды. Бу кыйммәтле бүләкләрне отучылардан безнең район кешеләре булмады. Бәйге нигезләмәсе буенча, һәр районнан иң күп суммадагы газета-журналга язылучыларны билгеләделәр һәм редакцияләргә кызыксындыру бүләкләрен җибәрделәр. Җиңүчегә бүләкне, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән Республика көне алдыннан узган укытучыларның август киңәшмәсендә тантаналы шартларда тапшырырга булдык. Чөнки район педагоглары “Кайбыч таңнары”ның төп абунәчеләре ул, подписка башлануга, иң беренчеләрдән булып, алар газетага языла. “Абунә өчен телевизор” акциясенең узган яртыеллыкларда оештырылганында бүләк нәкъ менә шушы мактаулы һөнәр ияләренә насыйп булган иде.“ Бу юлы да бүләкләнүче педагог – Мөрәле төп мәктәбендә математикадан укытучы Гөлнара Гарапова.

– Минемчә, вакытлы матбугат белән танышып бару һәр кешенең күзаллавын киңәйтә, илдә, республика, районда барган вакыйгаларга бәя бирергә өйрәтә. «ТАТМЕДИА” җәмгыяте газета-журналлары гаиләбезнең аерылгысыз дуслары, ул эчтәлекле, фактларга нигезләнгән булуы белән аерылып тора. Мине бөтен район педагоглары алдында шулай зурлап бүләкләүләре өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе коллективына тирән рәхмәтлемен, – диде ул. – Электән үк гаиләбезгә газета-журналлар алдырабыз. Район газетасына язылмыйча калган елыбыз юк безнең. Балаларга “Сабыйга”, “Салават күпере” һәм андагы серле бүлекләр ошый, ә өлкәннәр “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп»не яратып укый. Аларны, мәктәпкә алып килеп, кабинетыма да куям. Ә инде өлкән сыйныф укучыларының игътибарын ”Кайбыч таңнары” язмаларына юнәлтәм. “Мәгариф сәясәте”, “Төгәл һәм табигать фәннәре”, “Дәрестән тыш эшчәнлек”, “Галимнәр гаиләсе”, “Безне юллар чакыра”кебек рубрикалары белән кызыксынам. Әлеге газета-журналлар белән үзем дә, укучылар да даими хезмәттәшлектә торабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100