news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Мөрәле авылының тимераякта йөгерү остасы уңышлы чыгыш ясап кайтты

11 яшьлек кызның, ике елдан артык тимераякта йөгерү белән шөгыльләнеп, шундый уңышларга ирешүе мактауга лаек.

(Кайбыч, 17 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Түбән Новгород шәһәрендә 9-10 декабрьдә тимераякта шуу буенча атказанган спорт мастеры Татьяна Аверина истәлегенә Бөтенроссия ярышы үтте. Анда Мөрәле төп мәктәбе укучысы Асия Мадаминова да катнашты. Ул анда тренеры Фрат Җиһаншин белән бергә барды, дип яза җирле басма.

– Бу ярышларда Россиянең Идел буе төбәкләреннән, Мәскәү шәһәреннән иң көчле тимераякта йөгерүчеләр катнашты. Ярышлар яшь категорияләренә бүленеп алып барылды. Асия беренче көнне 100 метр, икенче көнне 300 метр арага йөгереп, 25 катнашучы арасында алтынчы урынга чыкты. Бер ай элек Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә өлкәнең ачык беренчелегендә ул икенче үсмерләр разряды нормасын үтәсә, бу юлы беренче разрядны үтәде. Асия, үз алдына тагын да зуррак үрләр яулау максатын куеп, спортның бу төре белән шөгыльләнүен дәвам итә, – диде Фрат абыйсы.

11 яшьлек кызның, ике елдан артык тимераякта йөгерү белән шөгыльләнеп, шундый уңышларга ирешүе мактауга лаек. Аның уңышында тренерның тырышлыгы, укучылары өчен җан атып йөрүе дә зур роль уйный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100