news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Мөрәле авылында чишмә төзекләндерелә

Чишмәдән файдалану өчен анда чиләк, савыт куярга урын ясау хәерле. Утырып торырга да урыннар кирәк, диде хәзрәт.

(Кайбыч, 23 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”,  Мингазиз Сөнгатуллин).  Кайбыч районы Мөрәле авылында чишмә төзекләндерелә. Әлеге саваплы эшкә нәсел җепләре Колаңгыга барып тоташучы, хәзерге вакытта Казани шәһәрендә яшәүче Руслан Хафизов алынган, дип яза район газетасы.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, чишмә проекты авторы – Яр Чаллы шәһәрендәге архитектура студиясе җитәкчесе Ольга Грязская, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин һәм хәйрияченең үзе катнашында төзекләндерү эшләре хакында сөйләшү булды.

– Мөрәледәге чишмәне төзекләндерү нияте турында әйткәч, изге эшкә алынуы, экологик иминлекне кайгыртуы өчен хәйриячегә рәхмәтемне белдердем һәм фатихамны бирдем. Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында районыбызда тагын бер проект тормышка ашырылуы – уңай күренеш. Аның бу саваплы гамәле беренчесе генә түгел. 2015 елда без аның ярдәме белән Колаңгы станциясендә төзелгән нурлы «Минбәян» мәчетен ачкан идек. Бүген дә игелекле эшкә тотынган икән, аны уңышлы башкарып чыгарга Ходай үзе ярдәм итсен. Эшне дога белән башласак, саваплырак булыр, – диде Альберт Рәхмәтуллин.

Челтерәп агучы чишмә буенда Дамир хәзрәт Коръән сүрәләре укыды, изге җомгада башланган эшнең уңышлы баруын теләде.

– Һәркем үзеннән соң киләчәк буыннарга нинди дә булса мирас калдырырга тиеш. Шуңа да мин бу чишмәне төзекләндерергә алындым. Су – безнең яшәешебез ул. Проектын Яр Чаллы шәһәрендә эшләттем. Дизайнер Ольга Грязская тәкъдим иткән проект миңа ошады. Чишмә янында машиналар туктап тору өчен аерым мәйданчык, ял итү урыннары каралган. Эшне шушы көннәрдә башлап җибәрәбез. Чишмәнең исеме дә юк икән әле, шуңа да аңа “Минбәян» исеме бирергә килештек, – диде Руслан Хафизов.

Мөрәле авыл җирлеге башлыгы әйтеп узганча, кизләүнең хәзерге корылмасын район оешкач, 1995-1996 елларда авылдашлары Фәргать Нәҗиев җитәкчелегендәге мелиорация оешмасы төзеткән.

–Бу кизләүнең урыны сазлыклы. Без балачакта аннан ерак түгел күл дә, мул сулы чишмә дә бар иде. Еллар үтү белән, күл тирәсен агачлар чорнап алды, язгы ташулар вакытында ләм тулып, күл дә, чишмә дә күмелеп, сазлыклы урынга әйләнде. Өч ел элек, авылдашыбыз Рамил Нәҗмиев белән бергәләп, бу чишмәнең суын суыртып, ләмен чистарткан идек. Соңгы елларда аны мәктәп коллективы карап тора. Халык аларга рәхмәтле. Чөнки суы чиста, юшкыны да юк. Авылга шәһәрдән кайтучылар да шул чишмә суын савытларга тутырып алып китә. Олы юлдан үтүчеләр дә аның янына еш туктала, – диде ул.

Әңгәмәгә Дамир хәзрәт тә кушылды.

– Чишмәдән файдалану өчен анда чиләк, савыт куярга урын ясау хәерле. Утырып торырга да урыннар кирәк. Унбиш еллар элек Татарстан буенча чишмәләргә кагылышлы бәйге узды. Шул елларда күп чишмәләрне чистарттылар, бизәделәр,– диде ул. –Башка районнарда да берсеннән-берсе матур-матур чишмәләрнең суын авыз иткәнем бар. Юл буенда, авыл янәшәсендә кизләүләр булуы кешеләр өчен уңайлы. Безнең районда да аларны ремонтлауга зур игътибар бирелә. Бу – мактауга лаек күренеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100