news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Мәлки авылында мал чалу пункты ачылды

Шәхси эшмәкәр төзеткән әлеге пунктта мал чалу, эшкәртү, итне саклау өчен барлык шартлар да тудырылган.

(Кайбыч, 23 июнь, "Татар-информ",  “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районында мал чалу пунктын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, дәүләт ветеринария инспекциясенең Апастагы территориаль бүлеге начальнигы Фиргать Сафин, үзебезнең райондагы ветеринария белгечләре катнашты, дип яза район газетасы.

Район башлыгы ветеринария таләпләренә туры китереп эшләнгән пункт ачуы өчен Азат Шәйдуллинга рәхмәтен белдерде. Файдалануга тапшырылучы әлеге пункт район өчен мөһим объектлардан санала. Без 2015 елда Чүти авылында шундый сугым пункты ачкан идек. Ул бүгенге көндә дә эшләп тора. Әлеге егетләр бу объектны эшләүдә зур тырышлык күрсәтте, – диде ул. – Җирле халык белән уртак тел табып, барлык ветеринария таләпләрен үтәп, намус белән уңышлы эшләргә язсын сезгә.

Биредә өч сугымчы, ветеринария санитар-⁠эксперты эшләячәк. Эксперт итнең сыйфатын тикшергәннән соң, келәймә суга. Сатуга дигән малын биредә суйдырырга теләүчеләр рәхим итсеннәр. Цех бер сменага 10-⁠15 баш мөгезле эре терлек чалып, эшкәртергә сәләтле. Эшкәртелгән сыер, сарык итләрен куеп торырга 10 тонна сыйдырышлы суыткыч та бар. Якын-⁠тирә авыллардан малны барып алу мөмкинлеге дә бар, – диде Азат Шәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100