news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы мәдрсәсенә Казаннан "Наз" фонды җитәкчесе килде

Әлеге фонда Кайбыч белән еллар дәвамында хезмәттәшлек итә.

(Кайбыч, 8 июль, «Татар- информ”, “Кайбыч таңнары”, Зөһрә Фәизова).  Кайбыч районы мәдрсәсенә Казаннан “Наз фонды җитәкчесе килде. Әлеге фонда Кайбыч белән еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Ике мәчетле Кошман авылы мәдәрәсәсендә узган бу очрашуда алар Ураза тоткан милләтәшләрне хөрмәтләде. “Наз” хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова аларның һәрберсенә тәрәз гөлләре бүләк итте, ярмалар да алып килгәннәр. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Хәйриячелек белән шөгыльләнеп, күпләргә шатлык өләшә ул. Аның әнисе Зәйтүнә 70 яшендә, ә сеңлесе Асия 46 яшендә вафат булган. Үзе оештырган хәйрия фондының исеме дә бер-берсенең баш хәрефләреннән алынган. “Н” – Нурания, “А” – Асия, “З” – Зәйтүнә. Нурания ханым тормыш иптәше Әсхәт белән бергә менә дистә еллар дәвамында инде физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга, авыру, ятимнәргә, аларның гаиләләренә булыша. – Кайбыч районына да еш киләбез, монда безнең җан җылыбызны тойган гаиләләр шактый күп. Балаларның үзләрен дә Казанга кунакка чакырабыз, экскурсияләр оештырабыз, – диде Нурания ханым. – Берничә районның инвалид балаларын бергә җыеп, дельфинарийга да алып бардык. Әй, куандылар инде балакайлар. Әле сезгә дә бүләкләр алып килдек. Ураза тоткан мөселман кардәшләребезне шатландырырга уйладык. Ярдәмчел, нечкә күңелле бу ханымга безгә бүләк иткән тәрәз гөлләренең һәр чәчәге, һәр яфрагы санынча рәхмәт әйтәсе килә, диде авылдашларыбыз. Әлеге очрашу “Наз” хәйрия фондының күпкырлы эшчәнлеген тасвирлаган видеороликлар карау белән дәвам итте, җанлы әңгәмә белән үрелеп барды. Игелекле гамәлләре дәвамлы булсын аларның, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100