news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы мәчетләрендә яшелчә җыялар

Бакчадан җыеп алган уңышны, гошер сәдакасы итеп, сентябрь ахырына кадәр тапшырырга мөмкин.

(Кайбыч, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Кайбыч районының татар авылларында имамнар гошер сәдакасы җыя. Җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне быел да райондагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә тапшырачаклар, дипяза җирле басма.

"Көз айлары да килеп җитте. Бу – җирдән алган уңышларыбыздан гошер сәдакалары бирү ае. Бу гамәл Раббыбыз каршында олы гыйбадәт булып исәпләнә. Шул ук вакытта динебезнең биш нигезенең берсе һәм мөселманнар өчен фарыз гамәл булып тора. Әлеге изге эштә катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә балаларына һәм үзләренә тәүфыйк һәм хидәят, тәннәренә саулык- сәламәтлек, малларына бәрәкәт насыйп әйләсә иде", - диде район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot