news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы мәчетләре хәйрия итеп Казан мәдрәсәләренә бәрәңге җибәрде

Райондагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә дә өлеш чыгарылган.

(Кайбыч, 15 октябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге мәхәлләләрдән җыелган гошер сәдәкасы - бәрәңгене Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәләргә озаттылар. Үзебезнең райондагы Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә дә өлеш чыгардылар. Бүгенге көндә биредә республиканың төрле төбәкләреннән җыелган әби-бабай гомер йомгагын сүтә, дип хәбәр итте “Кайбыч таңнары” газетасы.

Бу саваплы эшкә райондагы 16 мәчетнең 13е кушылган. Авыл халкыннан 200 капчыктан артык бәрәңге җыелган. “Бакчаларында хәләл көч белән үстерелгән уңыштан гошер сәдакасы бирүчеләрнең барысына да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм рәхмәтен сорап, изге догаларда калабыз”,- диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot