news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман мәктәбендә “Татар ашлары көне” үтте

Тавыш бирү нәтиҗәсендә, кыстыбый хит-⁠парад җиңүчесе булып танылды.

(Кайбыч, 14 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Мәшһүр кулинар, аш-⁠су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан, 2017 ел "Татар милли ашлары елы" дип игълан ителде. Әлеге датага багышлап, Кайбыч районы Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина мәктәп укучылары белән берлектә, "Татар ашлары көне"н үткәрде, дип яза район газетасы. 

Бу көнне Кошман мәктәбендә милли ризыклардан "тәмле" хит-⁠парад уздырылды, күргәзмә оештырылды һәм презентация күрсәтелде. Хит-⁠парад барышында һәр класс татар халык ашлары турында сөйләде. Иң элек авылның бренды булган юка белән таныштырдылар, аннары кош-⁠теле, өчпочмак, кыстыбый һәм чәк-⁠чәкне тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, кыстыбый хит-⁠парад җиңүчесе булып танылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100