news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман мәктәбе укучылары әниләрен бәйрәм белән котлады

Милли костюмнардан киенгән укучылар төрле халыкларның мәдәниятен тәкъдим итте.

(Кайбыч,  10 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Күркәм традиция буенча, Кайбыч районы Кошман мәктәбендә быел да Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан укучыларның әниләрен, дәү әниләрен хөрмәтләделәр, дип яза җирле басма.

Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин тәбрикләде. Аннары сүз укучыларга бирелде. Тантана “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының мәктәп туры белән үрелеп барды. Милли костюмнардан киенгән укучылар төрле халыкларның мәдәниятен тәкъдим итте – җырлады, биеде, шигырь сөйләде, музыка коралларында уйнады. Ахырдан алар якын кешеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды, бәйрәмчә бизәлгән матур залда истәлеккә фотога да төштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100