news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман авылының мәдәният хезмәткәрләре балаларга бәйрәм ясады

Олы Кайбыч авылындагы паркта, мәдәният йортларында Яңа ел уңаеннан күңел ачу чаралары үткәрелә.

 (Кайбыч,  6 гыйнвар, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районы Кошман авылының мәдәният хезмәткәрләре балаларга бәйрәм ясады. Олы Кайбыч авылындагы паркта, мәдәният йортларында Яңа ел уңаеннан күңел ачу чаралары үткәрелә, дип яза җирле басма.

Китапханәче Гөлия Сафиуллина белән мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова балалар өчен бәйрәм оештырды. Кунакка Кыш бабайны да чакырдылар. Аның кайда яшәве, ничек туклануы турындагы кызыклы сорауларга җавап биргәннән соң, балалар бабакайга шигырьләрен сөйләп бирде. Кыш бабай аларның берсен дә бүләксез калдырмады. Чыршы тирәли бергәләп җырлап әйләнгәннән соң, уеннар үткәрелде. Аларда кечерәкләр дә, мәктәп балалары да теләп катнашты. Кышкы каникулның бер көне әнә шулай күңелле һәм файдалы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100