Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче Назирә Камалиевага 90 яшь тулды
Россия Федерациясе Президентының котлавын һәм шәхсән үзенең изге теләкләрен Назирә апага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиткерде.
(Кайбыч, 23 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче Назирә Камалиева 90 яшьлеген билгеләп үтте, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.
Россия Федерациясе Президентының котлавын һәм шәхсән үзенең изге теләкләрен Назирә апага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиткерде. Ул авылыбызның мөхтәрәм кешесенә истәлекле бүләк белән бергә чәчәк бәйләме дә тапшырды.
– Тормышыгыз шушы ак чәчәкләр кебек матур булсын! Сез – озак еллар буе авыл хуҗалыгы тармагында җаваплы урыннарда эшләгән кеше. Сезгә исәнлек-саулык, тыныч-имин гомер телим! – диде Альберт Рәхмәтуллин.
– Авыл җирлеге һәм район үсешенә зур өлеш керткән кеше буларак, зур казанышка ирешкәнсез. Төпле фикер-киңәшләрегезне әйтә беләсез. Хәзер дә тик торуны белмисез, туганнарыгызга терәк булып яшисез, Назирә апа, – дип тәбрикләде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.
Бу көнне изге теләкләрне авылның ветераннар Советы рәисе Гүзәл Саттарова белән “Ак Барс Кайбыч-1” җәмгыятенең Кошман филиалындагы идарәче Ринат Садриев та җиткерде. Алар барысы да юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.
Назирә апа Кошманда туып-үсеп, биредә җидееллык белем алган. 1940 елда алар гаиләләре белән Финляндиягә китәләр.
– Туган җирне сагындым, бик кайтасым килде. Әти белән әни уйлашты да, гаиләбез белән кайтырга булдык. Күңел сизгән кебек булды ул чагында. Кайтып озак вакыт үтмәде, Бөек Ватан сугышы башланды. Әтиебез яу кырына китте дә, кайтмады, хәбәрсез югалды, – диде Назирә апа. Яшелчә үстерүдә эшләп йөргән кызны бирегә бригадир итеп билгелиләр. Дүрт елдан соң, тырыш һәм җаваплылык хисе тоеп эшләвен күреп, кырчылык бригадиры итеп куялар. 1959 елда Назирә апага яңа вазифа йөкләнә, ул ферма мөдире булып эшли башлый, шул ук вакытта учетчик та була.
– Көрәк-сәнәк тотып эшләмәдем, әмма кырык биш ел буе гел җаваплы хезмәттә булдым. Лаеклы ялга чыккач та биш ел колхоздан аерылмадым әле, әни авыргач кына туктадым, – дип үткәннәрне искә алды юбиляр.
Бүгенге көндә Назирә Камалиева ике сеңлесе – Миңзифа һәм Саимә белән гомер итә. Олыгайсалар да, һаман хәрәкәттә алар, тик торуны белмиләр. Казан шәһәреннән Әлфинурлары белән кияүләре Раушан һәм аларның балалары даими рәвештә кайтып, ярдәм итеп яши. Юбилей уңаеннан да бәйрәм табыны корганнар. Әнә шул муллыкка, якын кешеләре янында булганга бүгенге көненә шөкер итеп яши Кошманның иң өлкән һәм мөхтәрәм кешеләренең берсе Назирә апа, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз