news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман авылында сайлауга килүчеләрне концерт белән каршы алалар

Иртәнге сәгать сигезгә барлык 618 сайлаучының 179ы тавыш биргән булган.

(Кайбыч районы, 18 ноябрь, "Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Татарстанның Кайбыч районы Кошман авылындагы сайлау участогында иртәнге якта аеруча җанлылык сизелде. Аларны укучылар концерт белән каршы алды. Иртәнге сәгать сигезгә барлык 618 сайлаучының 179ы, 10.30. сәгатькә 260ы үз тавышын биргән иде инде. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә. 

Сайлау участогына килүчеләр өчен авылның уңган апалары табаларны чыжлатып коймак пешерә. Референдумда катнашучыларның кәефе яхшы, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Үзара салым программасын хуплыйм. Үзебезгә кайта торган акчалар бит, без тапшырганны хөкүмәт арттырып та бирә әле, - диде ул. – Мин үзем юллар ясалганга бик куанам. Мәчеткә менгәнгә тездән пычрак ерып бара идек, ә хәзер рәхәтләнеп матур аяк киемнәре киеп йөрибез", - ди гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан Флера апа Газиева.

"Бүгенге референдумда бик теләп тавыш бирәбез. Үзара салым акчасы ярдәмендә авылыбыз тагын да яшәрә һәм ямьләнә. Юллар салдылар, зират, чишмәләрне чистарттылар, урам утларын яңарттылар. Барысы да үзебез, без, яшьләрнең киләчәге өчен эшләнә бит", - ди яшь катнашучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100